Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

НИКОЛАЙ АСАНБАЙ: “БАЙ ҺӘМ БАЙ БУЛМАГАННАР ДӨНЬЯСЫ КИЛДЕ...”

18 ноябрьдә Башкортостан республикасынын Бакалы районында Башкортостанның халык язучысы, күренекле драматург Нәҗиб (Николай Васильевич) Асанбаевның 90 яшьлек юбилее билгеләп үтелә. Бәйрәм тантанасы драматургның туган авылы Ахманда башланып, алга таба район үзәге Бакалыда дәвам итәчәк. Бәйрәмгә зур кунаклар - дәүләт эшлеклеләре, язучылар, күренекле шәхесләр килүе көтелә.

Юбилее алдыннан Николай Васильевич Асанбаев Салават башкорт театры белән Казанга килде. Кәрим Тинчурин театрында Николай агай "Туганайлар" газетына интервью бирде. Ләкин сөйләшүгә күчкәнче, Николай Асанбай феномены турында берничә сүз.

Николай Асанбай 1921 елда Бакалы районы Ахман авылында туа. Утызынчы елларда әтисен кулак итеп авылдан сөрергә булалар. Ләкин кулак ярлыгы тагылган Бәчели агай, йөрәге ярылып үлеп, авылны да чыгып җитә алмый кала. 1938 елда Николай авылдан белем алырга чыгып китә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Ике тапкыр яраланып, күкрәген орден-медальләр белән тутырып, капитан званиесендә кайта. Сугыштан соң журналист, Гафури һәм Салават театрлары директоры булып эшли һәм шул вакытта драма әсәрләре яза башлый. Гарәбстандагы СССР илчесе Кәрим Хәкимов турындагы "Кызыл паша" әсәре аша башкорт театрын зур дөньяга чыгара. Николай Асанбайның бер үзенчәлекле ягы бар - ул әсәрләрен башкортча иҗат итеп, бөтен җирдә татарча сөйләшә, газета-журналларга татарча статьялар яза.

- Николай Васильевич, Сез Казанда көтеп алынган кунак. Салават театрының гастрольләре ничек уза?

- Театрлар һәрвакыт дус булды. Республикалар арасында салкын җилләр искәндә дә, театрлар бер-берсен ташламады. Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры Казанга, татар театрлары Уфага йөрде. Салават башкорт театры бу юлы Казанга минем ике әсәремне - "Җиде кыз" һәм "Чияле тау"ны алып килде. Казан тамашачылары әсәрләремне бик җылы кабул итте. Гомумән, казанлылар югары культуралы. Монда данлыклы Камал театры бар. Казанда Туфан Миңнуллин дигән зур драматург иҗат итә. Бүгенге көндә аның кебек драматург бөтен Россиядә дә юк.

- Сез Башкорт-станның Бакалы районыннан, керәшеннәрдән. Бакалы керәшеннәре тормышы белән кызыксынасызмы? Хәзер анда яшьләрнең күбесе туган телен онытып бара. Аларга ни әйтер идегез?

- Мин 1938 елдан бирде башкорт мәдәниятенә хезмәт итәм. Әсәрләремне башкортча язам. Уфадагы "Кызыл таң" газетасына татарча мәкаләләр дә язгалыйм. Туган ягым Бакалыга да еш кайтам. Керәшеннәр белән дә якыннан аралашам. Анда фольклор ансамбльләре дә эшли, сирәк булса да, чаралар да уза. Әмма керәшен дөньясы Татарстанда кайный. "Туганайлар" газета белән элемтәдәмен. Бу газетаны яратып укыйм. Башкортстан керәшеннәренә дә "Туганайлар"ны укырга кушам.

- Якыннарыгыз турында да әйтеп китсәгез иде.

- Хатыным Наилә белән өч бала үстердек. Кызларым - нефтяниклар. Улым Рөстәм музыкант. Башкорстанда бик данлыклы кеше. Үз вакытында Юрий Шевчук белән "ДДТ" группасын төзегәннәр иде. Заманалар алышынгач, Шевчуклар Петербурга китте. Улым аның уң кулы иде, шулай да, ул Уфада калды. Хәзер аның "Родина" кинотеатрында урнашкан үз оркестры бар. Көн саен диярлек концертлар бирә.

Кәрим Тинчурин театрындагы җылы очрашу

- Сезнең "Кызыл паша" әсәрегез СССРның Гарәбстандагы илчесе Кәрим Хәкимов турында. Бүген, гарәп илләрендә чуалышлар барганда, "Кызыл паша"ның әһәмияте артамы?

- Ул минем бик бәхетле әсәрем булды. Бу пьесаны башкорт театры Мәскәүдә уйнаганда, тамашага гарәп илләренең 40 илчесе килде. Аннан мәскәүлеләр, Уфага килеп, "Кызыл паша" телеспектаклен төшерде. Бу фильмны 24 гарәп иле сатып алды. Мин аны Сириядәге илче дустым Феликс Федотов һәм Сирия мәдәният министры белән гарәп телендә дә карадым. Шуннан соң алар башкорт театрын бөтен гарәп театрларының X фестиваленә чакырды. "Кызыл паша"ны хәзер дә елга ике тапкыр күрсәтәләр. Анда бүгенге Муамар Каддафи, Ливия һәм башка гарәп илләре язмышы күренә. Бүген гарәп илләрендә зур чуалышлар бара. Дошманнары, мөселман илләрен болгатып, андагы нефтькә хуҗа булырга телиләр. Әле күптән түгел бер кеше: "30 ел элек язылган әсәрең бүгенге Каддафи турында", диде. "Юк, бу әсәр илче Кәрим Хәкимов турында", дип җавап бирдем.

- "Әхмәтзәки Вәлиди Туган" әсәрегез Башкортстан республикасын төзегән каршылыклы сәясәтче һәм зур галим Зәки Вәлиди турында. Вәлидигә карашыгыз ничек?

- Заманалар алмашынгач, әсәр геройлары да үзгәрде. Элек геройларыбыз сыер савучылар, колхоз җитәкчеләре, нефть чыгаручылар иде. Яңа геройларны каян табарга? Акча артыннан куган, бер-берсен ашарга торган, наркоманнар, эчкечеләр турында язып булмый. Ә олигархларны яратмыйм, җаным сөйми. Яңа капиталистларны да кабул итә алмыйм. Халкыбыз әле авыр көннәр кичерә. Байларга һәм ярлыларга бүленеп яшәргә мәҗбүрбез. Бай һәм бай булмаганнар дөньясы килде, дип яздым бер мәкаләмдә. Без хәзер шуңа күнегергә тиешбез. Менә шуңа күрә, кешеләрне тарих аша тәрбияләргә уйлыйм. Әхмәтзәки Вәлиди бөек галим булган. Аны халык бик ярата. Әхмәтзәки Вәлиди көрәше яшьләргә үрнәк булып торырга тиеш.

- Сез - совет чоры, атеизм заманы кешесе. Хәзер дингә ничек карыйсыз?

- Бик яхшы карыйм. Чөнки кеше ирекле яшәргә яралган. Ходай аны кол итеп яратмаган бит. Кем булып эшләргә тели - шунда эшләсен, кайсы Аллага табынырга тели - шуңа табынсын. Диннең начар ягы юк аның. Ул яхшыга гына алып бара, Ходай юлыннан барырга өнди.

- Бүген иҗат итәсезме әле?

- Салават театры Казанга алып килгән "Җиде кыз" һәм "Чияле тау" минем яңа әсәрләрем. Хәзер күзләрем бик начарланды, шуңа күрә, үзем язуга караганда, күбрәк интервьюлар бирәм. Газеталарда мәкаләләрем басылып тора. Әле менә президентыбыз Рөстәм Хәмитов белән очраштым. Аның белән 50 минут сөйләштек. Очрашу турында "Башкортстан" газетасында "Мин туган илемнең якты киләчәгенә ышанам" дигән мәкалә бастырдым.

- Сез Башкортстанда иң зур, иң авторитетлы язучы. Аксакал буларак, нинди әйтер сүзләрегез бар?

- Сүзем яшьләргә. "Чияле тау" әсәрендәге төп фикер - чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул. Менә хәзер яшьләр читкә китәргә омтыла. Омтылулары яхшы, ләкин араларында туган илен ташлап китәргә тырышучылар күп. Мин моның белән һич килешә алмыйм. Туган илебезне күтәрергә кирәк, моны яшьләрдән башка эшләп булмый. Яшьләр бөтен өлкәдә дә лидер булырга тиеш. Әгәр шәп яшьләр читкә китсә, бездәге фәнне кем күтәрер, авыл хуҗалыгын кем үстерер? Шуның өчен яшьләргә теләгем - туган илебезгә хезмәт итегез, чөнки ата-баба биредә җирләнгән, шушы җир өчен кан койган! Мин туган җирем өчен бүген дә үләргә әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев