Лидия Әхмәтова: "Күңелдә туган моң шигъри юллар эзли"...
Татарстанның халык артисты, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, "Сәлам" ансамбле җитәкчесе Лидия Әхмәтова бүген редакциябез кунагы.
- Лидия Алексеевна, укучыларыбыз еш кына халкыбыз талантлары турында кызыксынып безгә мөрәҗәгать итә. Алар арасында Сез дә бар. Сәнгать дөньясына ничек килеп кердегез?
- Минем туган ягым Кайбыч районы Соравыл авылы. Александра белән Алексей Ямщиковлар семьясында без алты бала үстек - өч малай, өч кыз. Әти укытучы булып эшләде, әни гомер буена - балалар бакчасында. Әти бик матур җырлый, уен коралларында уйный. Оста итеп рәсем, плакатлар ясый иде. Аларның дуслашып, йөреп китүләре дә кызык кына булган. Авыл яшьләре "Галиябану" спектакле куйганда, әти - Хәлимне, әни - Галиябануны уйнаган. Спектакльдә аерылышсалар да, тормышта кушылганнар.
Безнең өйдә уен-көлке, җыр-моң бер дә өзелмәде. Шуларны күреп, ишетеп үстем. Кечкенәдән биергә, җырларга бик ярата идем. Әле дә хәтерлим: алтынчы класста укыганда зур телевизор алдык. Андагы концертлар, спектакльләрне кичләрен җыелышып карыйбыз. Шуннан биюләр өйрәнә башладым. Полировкалы шифоньер каршына басам да, көннәр буе анда чагылган шәүләмә карап, биим дә биим. Төпчек бала булгач, сүз әйтмәгәннәрдер инде. Мәктәптә төрле кичәләрдә гел катнашып килдем, соңрак үзем куйган биюләрне башкара идем. Район смотрларына, конкурсларга йөри башладым. Бер елны Апаста узган шундый смотрда район культура бүлегеннән берәү, бу кыз бик талантлы, музыка училищесына җибәрергә кирәк үзен, диде. Тугызынчы класста кем булырга телим, дигән анкета тутырдык. Җырчы буласым килә, дип яздым. Ә класс җитәкчебез, синең андый талантың юк, башка һөнәр сайла, дип киңәш бирде.
- Һәм Сез, үз мөмкинлекләрегезне белмичә, Алабуга культура училищесына укырга киттегезме?
- Әйе, ул елны абыем Гена армиядән кайтты. Аның белән икәү Алабугага укырга килдек. Ул - баян буенча. Мин бик яратып укый башладым, үзем дә сизмәстән, лидерлар составына кердем. Биим дә, җырлыйм да. Декабрь аенда смотр концерты булды. Безнең чыгышларны карагач, укытучылар абыема, синең сеңлең бик талантлы, нигә аны музыка училищесына бирмичә, монда укытасыз, дигәннәр. Һәм абыем мине Казанга училищега алып килде. Нигә сентябрьдә үк килмәдегез, дисәләр дә, үземне тыңлап карадылар... Һәм мине кандидат укучы итеп алдылар. Мин ярты ел эчендә башкаларны куып җитәргә тиеш идем. Ә мин куып җитү генә түгел, узып та киттем бугай. Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Клавдия Захаровна Щербенина классында укыдым. Бик талантлы, игътибарлы, укучылары өчен янып-көеп йөргән кеше ул. Танылган җырчылар Венера Ганиева, Руслан Дәминовларны укыткан остаз. Менә шулай итеп кечкенәдән көчле булган артист булу теләгем тормышка аша башлады.
- Сезнең ныклы терәгегез - ирегез Рөстәм һәрвакыт яныгызда. Югары үрләр яулавыгызда да аның өлеше зурмы?
- Казанда укый башлагач та, Алабуга егете Әхмәтов Рөстәм белән таныштым. Тыйнак, оялчан, акыллы егет миңа игътибар биреп, кайгыртып йөри башлады. Үзе Клавдия Захаровнаның ире Геннадий Федорович классында тромбон буенча укый. Алар Рөстәмнең миңа карата игътибарын сизеп, әнә нинди акыллы егет, андыйлар сирәк очрый, дип әйткәли башладылар. Без якыннан дуслаштык. Соңрак ул дуслык мәхәббәт хисләрен уяткандыр инде: дүртенче курста укыганда өйләнештек. Бу вакытта инде Рөстәм консерваториядә укый иде, училищедан соң мин дә кердем. Анда укыганда бер-бер артлы ике балабыз туды. Өченче курста укыганда ук инде күп концертларда катнашып, телевидениедә чыгышлар ясап, республика күләмендә танылып килә идем. Семья корып, балалар булгач та, мин бу эшләрне ташламадым. Монда инде иремнең мине аңлап, терәк булуы зур ярдәм итте. Мин тормышны, кешеләрне, табигатьне бик яратам. Янымда киң күңелле, мәрхәмәтле Рөстәмем, яраткан балаларым бар. Авылдашларым, коллегаларым, дусларым белән гел аралашып яшим. Табигатьнең һәр мизгеле, якыннарымның мәхәббәте, танышларымның яхшы мөнәсәбәтләре миңа илһам, үз-үземә ышану көчен бирә. Күңелемдә еш кына ул хисләр моң булып та туа.
- Сезне халкыбыз җырчы итеп кенә түгел, композитор буларак та белә бит.
- Композитор буларак, дөрестән дә, шактый күп җырларга көйләр яздым. "Шахзадә", "Ярым син", "Авыл җыры", "Туган авылым Соравыл" кебек җырларымны халык яратып кабул итте. Казанның меңьеллыгы уңаеннан оештырылган Казанга багышланган җырлар конкурсында Григорий Родионов белән бергә иҗат иткән "Казанга кайту" исемле җырыбыз беренче урынны алды. Мәскәүдә узган "Нәүрүз моңнары" фестивалендә аның белән бергә язган "Әнием мәхәббәте" җыры да республикакүләм бәйгедә җиңеп чыкты. Күңелдә туган моңны берничек тә юкка чыгарып булмый. Ул үзеннән-үзе шигъри юллар эзли. Яки, киресенчә, кайвакыт шундый шигырь юлларына тап буласың, ул юллар күңелдә моң уятып, җыр булып яңгырарга мөмкин.
- Лидия Алексеевна, сезнең башкаруыгызда яңгыраган керәшен җырларын халык яратып тыңлый. Сез оештырган "Сәлам" яшьләр ансамбленең репертуарын да керәшен җырлары төзи. Бу ансамбль ничек туды?
- Керәшен халкының җырлары искиткеч матур. Тормыш мине Геннадий Макаров дигән танылган фольклорчы-галим белән таныштырды. Керәшеннәрнең уен коралларын, җыр, йолаларын бөтен нечкәлекләре белән өйрәтүче, белүче, халыкка җиткерү өстендә эшләүче белгеч ул. Думбрасында чиртеп, бер җырлап та җибәрсә, керәшен моңының нинди тирән икәнен тоясың. Менә шул кеше миңа зур этәргеч булды. Үзем дә сизмәстән, элеккеләр турында уйлана, искә төшерә башладым. Әби-бабайларның өйдә уза торган мәҗлесләрдә җырлаган җырларны искә төшереп, аларны онытырга ярамаганлыкка ныграк ышана бардым. Үзем дә күбрәк җырлый башладым. Ирем Рөстәм белән бергә, керәшен җырларын эшкәртеп, киемнәрнең, бизәнү әйберләренең өлгеләрен ясап, аларны кире кайтару өстендә эшли башладык. Бу эшне студентлар арасында да алып барырга кирәк, дигән фикергә килдем. Чөнки нәкъ менә бүгенге студентлар киләчәктә халык арасында эшләячәк укытучылар, белгечләр, димәк, үткән белән бүгенгене бәйләүчеләр булачак. Педагогия университетының музыка факультетында студентларны туплап, "Сәлам" ансамбле туды. Хәзер безне университетта да таныдылар, ректорыбыз Радик Рифкатович Җамалетдинов та "Сәлам"нең уңышларын күрде. Ансамбльгә башка факультетлардан да студентлар кабул итәбез. Әле яңа гына үзебезгә бик матур керәшен күлмәкләре тектерделәр. Биш ел эчендә бу ансамбль республикакүләм танылу алды. Халык ярата икән, "Сәлам" яшәячәк. Үткән ел Төркиядә 80 илдән килгән яшьләр катнашындагы фольклор ансамбльләре фестивалендә чыгыш ясадык. Шушы мөмкинлекләрне тудырган өчен Республика керәшен оешмасы председателе Иван Михайлович Егоровка рәхмәтебез бик зур.
- Сез гомерегез буена, бер урында тукталып торырга ярамый, дигән девиз белән яшисез бугай. Халык җырларын өйрәнү буенча президентның "Алгарыш" программасында катнашып, грант отуыгыз да шуның бер чагылышымы?
- Әйе, ул халык җыры һәм фольклоры музыкасы традицияләрен саклау буенча методиканы өйрәнүгә багышланган грант иде. Мәдәният һәм сәнгать, гуманитар - педагогика университетларында укытканлыктан, һәрдаим белемне яңартып, квалификацияне күтәреп торырга кирәк бит. Мәскәүнең Гнесиных исемендәге Россия музыка академиясендә стажировка үттем. Стажировканың максаты фольклор коллективлар һәм ансамбльләрне профессиональ дәрәҗәдә оештыру, фольклор музыкасы, халык җыры буенча иҗади эштә замана таләпләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән иде.
- Грантның файдасы тиеп, бүгенгесе көндә ниләр эшләп булыр иде?
- Үзебезнең университетта халык җырларын, биюләрен өйрәнү бүлеген ачар идем. Лаборатория булдырып, халык җырларын, биюләрен, бизәкләрен өйрәнеп, өйрәтеп була бит. Бу өлкәдә әле белгечләр дә табып була. Без күпмилләтле республикада яшибез. Төрле милләтләрнең җыр-биюләрен чагыштырып өйрәнү, ул байлыкларны саклау зур нәтиҗәләр бирер иде. Һәр халыкның өйрәнерлек байлыгы бар.
- Изге теләкләрегез тормышка ашсын, Лидия Алексеевна. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев