Туганайлар

Елга яры, кеше пары белән матур

Парлар бер-берсенә мәңге тугры булырга вәгъдәләр биреп, балдаклар алыша. Йөзләрендә якты шатлык нуры балкый. Куллар кулда, күзләр күздә, иреннәр иренгә үрелә… Ул шушы гүзәл мизгелләрнең шаһите, "Гомерлек пар булыгыз!" дигән теләк белән ике йөрәкне законлы төстә кавыштыручы. Сүзем Минзәлә районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Петровна Куприянова турында. Бүген ул редакциябез...

- Анна Петровна, соңгы вакытта семья институтының кыйммәте күзгә күренеп югала баруы күзәтелә. Шул сәбәпле күпләр мөнәсәбәтләрен законлаштырырга ашыкмый. Моның буенча сез нәрсә әйтер идегез?

- Өйләнешү өчен ЗАГСка яшьләр дә, өлкәннәр дә килә. Дәүләт учреждениеләрендә загслашыргамы, әллә инде язылышмый гына яшәргәме икәнлеген һәркем үзе хәл итәргә хокуклы. Тик шуны истән чыгармаска кирәк - паспортка печать сугып, официаль рәвештә теркәлгән никах кына ир яки хатынны яклый ала. Һәм, әлбәттә, бу иң беренче чиратта бала хокукларында чагылыш табачак. Материаль, рухи байлык булсынмы, ир белән хатын арасындагы бурычлармы - болар бар да закон белән, Семья кодексы белән ныгытылган. Дөрес, соңгы еллардагы үзгәртеп кору реформалары аркасында, күп семьялар бик позитив булмаган үзгәрешләр кичерде, шуңа алар төрле яклап ныгытуга мохтаҗ. Беренче чиратта, семьяның җәмгыятьтә тоткан урынын югары куярга, престижын, авторитетын арттырырга кирәк. Шул вакытта гына аның нигезен тәшкил иткән тугрылык, мәхәббәт һәм хөрмәт төшенчәләрен саклап кала алырбыз.

- ЗАГС диюгә, күз алдына язылышу тантанасы килеп баса. Ә бит сезнең эш аның белән генә чикләнми?

- Нәкъ шулай. Бала туу, аерылышу, уллыка алу, аталык хокукын билгеләү, исем алыштыру, үлем-китем кебек гражданлык хәле актларын теркәсәк тә, язылышу тантанасы безнең өчен дә иң күңелле һәм яратып башкара торган процессларның берсе булып кала бирә. Кияү белән кәләшнең Мендельсон маршы астында килеп керүләре үзе үк дулкынландыргыч. Тантана барышында әти-әниләргә сүз бирү моменты бар. Арабызда төрле язмышлы кешеләр очрый. Кайберләренең әтисе яки әнисе исән түгел, кайберсе бөтенләй ятим. Андыйларның күзләрендә чагылган моңсулыкны күргәч, үзем дә күз яшьләремне чак кына тыеп калам.

- Аерылышу очраклары еш буламы?

- Булгалый. Нигездә, суд карары белән киләләр. Аның алдында без көчсез. Ә инде ике якның берсе аерылышуга каршы яисә кечкенә балалары булган очракта, иң элек безгә җибәреләләр. Үзең язылыштырган парлар килсә, аерата авыр. Ашыкмагыз, аеры яшәп карагыз, аерылышырга кайчан да җитешерсез, дип үгетләп, бу уйларыннан ничек тә кире кайтарырга тырышабыз. Кайберләре, чыннан да, сүзләребезгә колак сала.

- Кавыштырып, олы тормыш юлына озатучы кеше буларак, семья коручыларга нинди киңәшләрегез бар?

- Гариза бирүчеләр арасында танышу белән "Өйләнешәбез", дип бернинди әзерлексез килүче парлар да очрый. Андыйлар әллә каян аерыла. "Нишләп ашыгасыз, бер-берегезне ныклап өйрәнегез" дип үзләренә дә әйтәбез. Ата-ана "расходланып", кредитлар алып, аларга зурлап туй ясый, кирәк-ярагын ала. Балаларымның тормышлары ныклы, гомерле булсын, дип җан тырыша. Аларның өметләрен, шушы тырышлыкларны челпәрәмә китермәс өчен, яшьләр үзләре турында гына түгел, ата-аналары турында да уйласыннар иде. Семья коралар икән - сабыр, игътибарлы, түзем була белсеннәр. Күп кенә ата-аналар церемониянең башыннан азагына кадәр елап утыралар. Дөрес, бу - бәхет яшьләре. Шатлыкта да күз яшьләрен тыя алмаган ата-ананың, баласы аерылышканда, ничек кайгыруын күз алдына китерү кыен түгел.

Яшь парлар кушылып, җәмгыятьнең яңа ячейкасын булдыралар. Семья кору ул бик җитди адым. Әлеге карарны кабул иткәндә, хисләргә генә түгел, йөрәк кушуына, акылга, өлкәннәр киңәшенә дә таянырга кирәк.

- Үзегез турында да сорашыйм әле. Белүемчә, сез тумышыгыз белән Балык Бистәсе районы Каз. Чаллы авылыннан. Минзәлә якларына нинди җилләр алып килде?

- Язмыш җилләредер. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлау белән, Казанга кооператив техникумына киттем. Аны тәмамлап, кулга диплом алдым. Элек бит "распределение" дигән әйбер бар иде. Шуның буенча Минзәләнең кайдалыгын да белмичә килеп эләктем. Хәзер Минзәлә икенче туган җиремә әверелде. Язмышым шушында бәйләсә дә, туган авыл сагындыра, билгеле. Каз. Чаллы диюгә авылымның урамнары, йортлары, туган-үскән нигез, әти-әни, туганнарым күз алдыма килеп баса. Әти юк инде, әни, Ходайга шөкер, исән-имин гомер кичереп ята.

- Ирегез , "Татспиртпром" оешмасынын генераль директоры Гиоргий Феодорович күп еллар Минзәлә районының башлыгы булды. Җитәкче хатыны булуның кыен яклары да булмый калмагандыр...

-Тулы бер районны җитәкләп бару үтә җаваплы хезмәт. Урып-җыю чорларында басуларда йөреп, төн урталарында гына кайткан чаклары күп булды. Таң белән тагын торып чыгып китә. Шулай берничә көн әтиләрен күрмәгәч, кечерәк чакта балалар : "Әти кайчан кайта инде?" - дип сорыйлар иде. Ничәдә кайтса да, сәгатькә кара, димичә каршы аласың, якты йөз белән озатасың. Үзе ул урында булып карамаган кеше, бәхетле хатын, рәхәттә яши, бер проблемасы юк, дип әйтергә мөмкин. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайда булуыңа, нинди ситуациядә калуыңа карамастан, иң элек үзеңә читтән күз саласың - адымыңны чамалап атлыйсың, сүзеңне үлчәп сөйлисең. Әйтәсе килгәндә дә, дәшми калган чаклар була, эчеңдәгене чәчеп ташларга ярамаганын аңлап, вакытында туктап каласың.

- Гиоргий Феодоровичның хезмәт урыны Казанда, ял көннәрендә генә кайтып китә, дисез. Аның артыннан Казанга китәргә теләк юкмы?

- Тормышым, йортым шушында, билгеле. Биредә кавыштык, семья кордык, балалар үстердек. Ноябрь аенда "Көмеш туй" - бергә яшәвебезгә 25 ел була. Әлегә тормыш үз көенә тәгәри, алдагысын күз күрер. Шулай да, әгәр Гиоргий Казанга күченү турында сүз кузгата икән, билгеле, ир хатыны буларак, бу карарны кабул итәчәкмен. Минзәлә белән Казан арасы якын җир түгел. Исән-сау йөрсен, дип борчылып торам.

- Әңгәмәбез 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә туры килде. Шул уңайдан бер сорау: хатын-кызның көчлелеге - янәшәсендә ышанычлы ире булуда, диләр. Бу сүзләр белән килешәсезме?

- Хак сүзләр. Көчле булып яши алуыбыз белән без, иң беренче чиратта, ирләребезне тәрбияләп-үстергән әниләргә бурычлы. Килен булып төшкән көнемне бүгенгедәй хәтерлим: кайнанам Тайса (Таисия) мине үз кызы кебек якын итеп каршы алды. Һәрвакыт тәмле телле, юмарт булды. Нурлы йөзе, ягымлы сүзләре әле дә колагымда яңгырый кебек. (Кызганыч, инде бакыйлыкка күчте). Тормыш алып бара торган тырыш, көчле хатын иде ул. Улларын да шундый итеп тәрбияләгән. Бик кунакчыл иде. Өйгә кергән кешене, кем булуына карамастан, табын янына дәшеп, бер тустаган чәен эчермичә чыгарып җибәрми иде. Аның бу гадәте миңа да күчкән. Еш сагынабыз, искә алабыз аны. Кайвакыт компьютердагы программаны яба башлагач, кайнанамның исем, фамилиясе, үлгән датасы килеп чыга. Башкалар, бүтән елгыларныкы булса да, нигәдер нәкъ менә аныкы ачыла. Беренче мәлләрдә сискәнеп китә идем. Хәзер ияләштем инде. Эчемнән үзенә: "Әни, бар да яхшы. Без сине онытмыйбыз, борчылма", дип әйтеп куям.

- Анна Петровна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Кешеләрне кавыштыручы бәхет сараеның ишекләре һәрвакыт ачык булып, гашыйкларны үзенә чакырып торсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 апрель 2018 - 11:51
    Керәшен гимны нинди ул?
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим