Анатолий ИВАНОВ: “Хөрмәт итүләрен теләсәң, башкаларны хөрмәтлә”
7 май көнне Мамадыш муниципаль районы башлыгы, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены, асыл карендәшебез Анатолий Иванов гомер бәйрәмен каршылый.
Анатолий Петрович башлап йөргән эшләрнең барысына да тукталыйм дисәң, калын китап язарга кирәк булыр иде. Ул – хатынына ныклы таяныч булган яхшы ир дә; балаларын өзелеп яратучы, аларны бәхетле итү өчен барысын эшләргә әзер булган әти дә; сөекле бабай да.
– Анатолий Петрович, бар нәрсәнең дә чишмә башы булган күк, Сез дә үзегезгә юл күрсәтүчеләрегез – әти-әниләрегез, туган нигезегез, авылыгыз турында сөйләгез әле. Зур тәрбия биргән, күңелегезгә сеңеп калган балачактан берәр хәтирәгезне дә яңартсагыз иде.
– Мин Мамадыш районының Ылыя авылында туганмын. Әти белән әнинең туган авыллары – Комазан башы. Аларга төрле авылларда эшләргә туры килде. Җөридә торганда Иван абый белән Клара апа туса, мин, сеңлем Светлана һәм энем Николай Ылыя авылында тудык. Әни Федосия Максимовна 43 ел беренче класс балаларына белем бирде. Ул эшенә шулкадәр тугры кеше – кичке бишләргә кадәр мәктәптә була иде. Әти, Пётр Иванович, Ылыя мәктәбе директоры булып, авыл һәм район тарихында зур эз калдырды. Татарстанда беренче мәктәп директоры булып, 60нчы елларда ук мәктәпнең хозрассчетын булдырган. Коры басуга күп итеп алмагач, карлыган, кура һәм башкаларын утыртып, эшкәртеп, балаларны бушка кайнар аш белән тәэмин иткән, авыр семьяларга булышкан, спортзал төзеткән. Әтигә 40 яшендә үк Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирделәр.
Әти белән әни чын хезмәт кешеләре иде. Без алар белән бик горурланабыз. Әти кырыс булса да, гадел кеше булды. Һәрвакыт ярдәм итәргә генә торды, авылда бик хөрмәт итәләр үзен. Хәтеремдә, әти яхшы укучыларны бушка кинога кертә, я “кукурузные палочки” өләшә иде. Мәктәптә авылга бер булган телевизорны да начар укучылар карый алмый иде. Әти, шулай итеп, укучыларын тырыш һәм максатчан булырга өйрәтте. Мин үзем дә биш яшемдә үк әлифбаны тулысы белән белә идем. Балалар бакчасы булмаганлыктан, әниләр белән мәктәпкә йөрдем. Дәдәм Иван да бик сәләтле иде. Аны икенче класстан дүрткә күчерделәр. Үзеннән олырак Клара белән бер класста укыдылар.
Дүртенче – сигезенче классларны мин берүзем, мари авылындагы рус мәктәбенә, җәяү йөреп укыдым. Әти-әниләр русча өйрәнүемне теләделәр. Иптәшләр Вахит мәктәбендә кала, миңа тагын өч километр барасы. Һәркөн иртән биштә торып, басу буйлап, берүзем, җиле, яңгыр да була... Бүген бу чорны зур җылылык белән искә алам, чөнки беренче чыныгу алган елларым.
Өйгә кайткач, һәрберебезгә эш бүлеп бирелгән: сарыклар карау, тавыкларны ашату, тирес чыгару... Эш беткәч кенә, уйнарга чыга идек. Безнең авыл Җөригә якын. Питрау бәйрәме Җөри белән Ылыя авыллары арасында уза. Велосипедка утырып, футбол уйнарга дип, Юкәче, Шәдче, Җөригә китәм. Әле бер авылда, әле икенчесендә уйный идек. Уйнаганда бөтен авыл халкы көч биреп торырга җыела. Кышларын чаңгыда шуабыз, хоккей уйныйбыз. Балык тотарга да ярата идек. Урман артында гына Нократ елгасы бит!
– Сезнең турында “Ул – халыкчан глава, һәркемгә ачык”, диләр. Сез җитәкләгән елларда Мамадыш яңа сулыш белән сулый. Күп сандагы яңа проектлар барлыкка килде, район һаман да үсештә, яңарышта. “Кайда туган, шунда кирәк булган” дигән әйтем Сезгә бик яхшы туры килә. Туган төбәгегезнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?
– Безнең районның иң зур байлыгы – аның халкы. Бу турыда алдагы елларда эшләгән җитәкчеләр дә әйтә. Мамадыш халкы, таулар күчерерлек, хезмәт сөючән. Нинди генә идеяләр, проектлар булмасын, һәрвакыт хуплап, күтәреп алалар. Шәһәрдә дә, авылда да төзекләндерү эшләрендә теләп катнаша.
Мин сигез ел исполком җитәкчесе булдым, хәзер ун ел район башлыгы. Унсигез ел дәверендә районның һәр почмагын өйрәнеп бетердем. Төрле еллар булды. Районның үсешенә зур өлеш керткән төзүчеләр, укытучылар, терлекчеләр, җитәкчеләр, спортсменнар һәм башкалар хөрмәтенә, төбәкнең тормышын чагылдыра торган Дан скверы ясау турында хыялланам.
Яшьләр – безнең киләчәк. Аларны дөрес тәрбияләүдә төп юнәлешләр – уку, спорт, мәдәният, хезмәт, рухи тәрбия. Менә шуларда без алдынгы урыннарда. Болар – безнең төбәк командасының – һәрбер йортның, бюджет эшчеләренең – уртак уңышлары.
Волейбол, мини-футбол, хоккей буенча, без – чемпионнар. Теннис буенча да көчле. Бокс та үсештә. Ирекле көрәш – республикада беренче. Фән олимпиадалары буенча ике ел беренче урында. Спартакиадалар, мәдәният чаралары да горурланырлык. “Йолдызлык”, “Туым жондозы” кебек республикакүләм конкурсларда җиңүләр яулыйбыз. Мәктәпләрнең берничә гектарлы җирләре бар. Анда укучылар хезмәткә өйрәнә. Рухи тәрбиягә килгәндә, районда православ атнакөн мәктәбе, мәдрәсә эшли.
Соңгы унбер елда без иң төзек шәһәр буларак, республикада беренче урын алып киләбез. 2013 елда исә, халкы 100 мең кешегә кадәр булган торак пунктлары арасында Россиядә иң төзек шәһәр исеменә лаек булдык.
Авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә дә куанам. Сөт саву буенча да без беренче өчлектә, ит җитештерү дә яхшы бара. Киләчәктә яңа элеватор, тагын бер кормакухня булдырырга уйлыйбыз. 120 гектар промышленность территориясендә 20-30 завод-фабрика төзелер дип көтәбез. Бүгенге көндә анда дүрт инвестор эшли, икесе килергә тора. Кама елгасы аркылы күпер төзелү дә район үсешенә зур этәргеч бирер. Без болай да бик уңайлы җирдә – республиканың уртасында урнашканбыз. Күпер төзелү безне нефть эшкәртүче шәһәрләр белән дә якынайтачак. Мамадыш көннән-көн зурая, матур йортлар калка. Район белән мин бик горурланам. Без бик перспективалы район.
– Сез Республика керәшен иҗтимагый оешмасы оешкан көннән бирле оешманың идарә составында торасыз. Керәшен мәсьәләсенең 13 ел элек һәм хәзерге хәленә Сезнең карашыгыз?
– Керәшен хәрәкәтендә мин инде 30 ел. 90нчы елларда Чаллыда узган очрашуларга Мамадыш керәшеннәре вәкиле буларак йөрдем. Бик авыр еллар иде, керәшеннәрне тануларын сорап, бик кискен сораулар күтәрә идек. Ул вакытта без партизаннар кебек эш йөрттек дисәң дә була. Кача-поса очрашып, җыелышлар уздырдык. Республика керәшен оешмасы төзелеп, анны Иван Егоров җитәкләгәннән соң, керәшен хәрәкәте бөтенләй икенче борылыш алды.
Беренче чиратта, керәшеннәр Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булырга тиеш. Дәүләт ансамблебез, газетабыз бар, керәшеннәргә караш яхшы якка үзгәрде. Президентның әтисе Нургали абый да керәшеннәрне, керәшен җыруларын бик яраткан дип беләм. Бер вакытта керәшен главаларының саны республикада алтыга җитте. Рөстәм Нургалиевич бәяне җитәкчеләргә милләт буенча аерып түгел, эш сыйфатына карап бирә.
Икенче рәхмәт – Иван Михайловичка. Эше тынгысыз булуга карамастан, керәшеннәрне туплап торырга вакыт таба. Ул – бик кешелекле. Аңа сәламәтлек телик, алга таба да безне яңа эшләргә илһамландырып торсын.
Хәрәкәттә яшьләрнең күп булуы дасөендерә. “Айбагыр” этнолагере балаларының инде дүрт ел безнең районда ял итүенә куанам. Хәзер эш җанланды, мөмкинлекләр бик күп. Калганы үзебездән тора. “Туганайлар” газетасының подпискасы аз булуына да үзебез гаепле. Ул – керәшеннәрнең бердәнбер газетасы. Үзебезнең телне, гореф-гадәтләрне, культураны киләчәк буынга тапшырырга телибез икән, үзен хөрмәт итә торган керәшен “Туганайлар”га язылырга, уздырыла торган чараларда катнашырга тиеш. Зарланып йөрү дөрес эш түгел. Республикадагы бөтен халыклар белән беррәттән, керәшеннәр өчен дә яхшы шартлар тудырылган.
– Җитәкче эшендә керәшен булуыгыз Сезгә каршылыклар китермәдеме?
– Безнең район күпмилләтле – удмурдлар, марилар, татарлар, руслар, керәшеннәр һәм башкалар яши. Һәркемгә ачкыч табабыз, без бик дус яшибез. Һәр мәчеткә барам, мөселман туганнарны бәйрәмнәре белән котлыйм. Бүтәннәргә дә шундый карашта мин. Сине хөрмәт итүләрен теләсәң, башта бүтәннәрне хөрмәтли белергә кирәк.
– Питрау Республикада халык иң яраткан һәм популяр бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Бу бәйрәмне башлап җибәргәндә мондый масштаблар турында уйлаган идегезме? Питрау Сезнең өчен нәрсә ул?
– Питрау – керәшеннәрнең бренды, визит карточкасы. Питрау безне бер башка күтәрде, керәшеннәргә карата җәмгыять фикерен уңай якка үзгәртте. Бу эшне башлап җибәргән 1999 елда район Советына депутатлыкка баллотироваться иттем. Мин ул вакытта райпо председателе, аңлашыла инде, көндәшләрем дә бар иде. Ышаныч күрсәтсәләр, халык өчен нәрсәдә булса эшләр идем, дип, нәзер әйттем. Ышандылар. Рәхмәт йөзеннән, халык өчен, югалып баручы традицияләрне саклап калу өчен башланган эш иде бу.
Беренче ел без аны Тройсын буларак оештырдык. Тройсынның датасы күчеп йөргәнлектән, Питрау итәргә кирәк дигән карарга килдек. Аннары икенче елда безгә Иван Егоров кушылды. Шулай итеп, ул Тырлау аланында уза башлады. Беренче елларда дәүләттән ярдәм булмый идее әле. Бөтен расходлары да үзебезнең өстә, материаль яктан да бик кыен, заманы да кытлык иде ул елларда. Шуңа күрә, ике елдан соң туктатырга булдык. Тик халык инде кабул итеп өлгергән иде, дәвам итүне сорадылар. Мондый масштаблар турында уйламаган да идек, бәйрәмнең шулай күтәрелүендә Иван Егоровның роле һәм тырышлыгы зур булды.
– Феофан Сезне керәшеннәрне рухи агарту эшенә кертән хезмәтегез өчен III дәрәҗә Казан Алла Анасы иконасы медале белән бүләклә-де. Кайда гына барсагыз да храмнарда буласыз. Рухи, дини тәрбияләр һәм байлыклар Сезнең өчен ни дәрәҗәдә мөһим?
– Мин – ышанучы кеше. Моны яшермим, бу турыда ачык әйтәм. Бүтәннәрне дә өндим. Һәр көнемне иман белән башлыйм. Атнакөннәрендә чиркәүгә йөрим. Совет чорында туган укытучы баласы булсам да, яшерен генә дин нигезләренә өйрәткән Агафия әбиемә бик рәхмәтлемен. 90нчы елларда мин уңышлы гына бизнес белән шөгыльләндем, аннан дәүләт эшенә күчерделәр. Моның өчен мин Ходайга рәхмәтлемен. Эшли башлагач та районда иман йортларын кайдадыр ремонтладык, кайдадыр өр-яңаны салдык.
Ышанулар буенча, Мамадыштан ике километр ераклыктагы бер урында Николай Чудотворец төсе күренгән. Без ул урында купельләр ясап куйдык, ике бина төзедек. Чишмәсе, зур күле бар. Ул урынны “Изге чаша” дип йөртәбез. 2010 елда корылык вакытында суы кипте. Улым Раджив белән барып, казып карадык. Астарак дым калган иде әле. Икенче көнне үк чишмәне рәтли башладык. Шул вакытта миңа Президент аппаратыннан шалтыратып, глава итеп билгеләүләре турында әйттеләр. Шушы изге урында мин ару хәбәр ишеттем.
Назаретта, Израиль, Италия, Афониядәге изге урыннардан бик күп иконалар алып кайтып, чиркәүләргә тараттым. Иң кадерлесе – Италиядән Николай Чудотворецның мощларын алып кайтып, Мамадышта төзелә торган Изге Троица соборына тапшырырбыз дип уйлаган идем. Коронавирус аркасында бераз тоткарланып тора. Алла ярдәме белән, чиркәвен дә төзеп бетерербез, иконасы да, мощлары да булыр.
– Сезне нәрсә борчый, нәрсә сөендерә?
– Җитәкче буларак, мин – стратег һәм аналитик. Эшләгән эшкә анализ ясарга яратам. Анализ – ул диагноз. Больницада дөрес диагноз куймасалар, дәвалауның файдасы булмый. Куйган бурычныңүтәлүенә сөенәм, үти алмаганда борчылам. Районның үсүе, кешеләргә ярдәмем тию сөендерә.
Гаиләм өчен тормыш иптәшем Маргарита Семёновнага зур рәхмәтлемен. Без 35 елдан артык бергә. Ул тормышын миңа багышлады, ышанычлы терәгем булды. Бүгенге уңышларым бары тик аның ярдәмендә ирешелде. Улыбыз Раджив белән кызыбыз Алёна тормышта үз юлларын таптылар. Өч оныгыбыз бар. Туганнар исән-сау. Һәр яңа көнгә сөенәм. Гомернең һәр сәгатенең кадерен белергә кирәк.
– 61 яшь бик күркәм дата. Бу вакытта кеше үзенең тормышына ниндидер нәтиҗәләр дә ясый. Шушы чорда Сез иң зур уңышларыгыз дип нәрсәләрне атый аласыз? Уңышсызлыкларыгыз булдымы?
– Кечкенә чакта 50-60 яшьлекләр безгә бик карт кебек тоела иде. Бүген миңа – 61, ә мин үземне шундый яшь итеп тоям. Тормышыгызны үзгәртер идегезме дип сорасагыз, юк дияр идем. Мин бик кызыклы тормыш белән яшәдем. Һәрвакытта да үз-үзем алдымда чиста һәм гадел булырга тырыштым. Нинди генә эш йөкләсәләр дә, сыйфатлы итеп башкарырга тырыша идем.
Бизнеста эшләгән чорым – иң уңышлы, бәхетле чорларымның берсе. Үземне дәүләт эшенә багышларга уйламаган идем. Берничә тапкыр баш тартканнан соң, “Син безгә кирәк, килмәсәң, бизнесыңны ябабыз”, – диделәр. Озак еллар Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның канаты астында эшлим, дип горурланам. 2002-2010 елларда Мамадыш районы главасы булган Рөстәм Кәлимуллин белән дә бер тандем булып эшләдек. Мин бәхетле кеше, тормыш юлымда гел яхшы кешеләр очрады.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Анатолий Петрович. Гомер бәйрәмегез белән котлап, Сезгә ныклы сәламәтлек, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар, дәрт-дарман телибез.
Юлия ГУБИНА.
Мамадыш районы матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде
Фото: "Туганайлар", Алиса Спиридонова, Николай Михайлов
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев