Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

“Туганайлар” газетасының 26 майда чыккан санына анонс

Май аеның икенче санына №10 (470) кыскача күзәтү:

Газетаның 1нче битендә Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан, "Хыяллар - ак җилкән" исеме астында язма дөнья күрде. Анда Чистай районындагы Чуваш Ялтаны мәктәбенең унбер классын тәмамлаган ике укучы өчен быел мәктәп кыңгыравы соңгы мәртәбә яңгыравы, бу хөрмәткә укытучылар, ата-аналар катнашында тантаналы линейка үтүе хакында язылды.

17 майда Казанда керәшен графикасына - 160, мәгърифәтче Николай Ильминскийның тууына 200 ел тулуга багышлап, "Керәшеннәрнең язма традицияләре формалашуы" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе узды. Бу зур чарада 20дән артык фәнни эш тәкъдим ителде. Сез бу хакта 3нче биттәге "Тарихның билгеле, тик әле ачылмаган битләре" дигән язмадан укый аласыз.

4нче биттәге "Туйда биеп туймыйсың, яшь чакларны уйлыйсың" дип исемләнгән язмада Кайбыч һәм Менделеевск районнарында яшәүче керәшеннәрнең туй йолалары белән таныша аласыз.

5нче биттәге Яңа Чишмә районының Ленино авылында гомер итүче Маргарита һәм Алексей Демидовлар гаиләсе турындагы язма да игътибарыгыздан читтә калмас. Алар 40 елга якын бергә яшәп, үз кызлары үсеп башлы-күзле булгач, балалар йортыннан тәрбиягә ике малай алалар.

6нчы биттә сүз Теләче районының Тәмте авылында булган сәяхәтебез һәм Тукай районындагы Кнәз авылының “Айбагыр” ансамбле турында бара.

7нче бит кыю, ярсу һәм талантлы керәшен яшьләренә багышланды. Болар – “Бәрәкәт” активистлары, КВН командасы, Зәйдән – “Сандугач” балалар коллективы.
Керәшеннәрнең көмеш тәңкәләр белән бизәлгән традицион киемнәрен күп кеше башка милләт бизәкләре белән дә чагыштыра. 8нче бит шушы тәңкәләр тылсымына багышланды.

9нчы биттәге рус телендәге тагын бер язмабыз "В Кабан-Бастрыке могли жить удмурты" дип атала. Бу язмада Геннадий Гончаревның туган авылы һәм үзенең Пермьгә күчеп китү сәбәпләре турында сөйләгәннәре язылды.
10нчы бит – Белемнек (Иман) рубрикасы. Ходайыбызның күккә күтәрелүе һәм Җараулы Мария Египетскаяның тормышы турыда язылды.
11нче биттәге Пионер оешмасына 100 ел тулуга багышланган язмабызны да, Баграж авылындагы кызыклы атамаларны да яратып укырсыз дип ышанып калабыз.

Язмалар күңелегезгә хуш килер дип ышанып калабыз.
Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев