«Туганайлар»га язылып бүләк откан карендәшләребезнең исемнәре билгеле
«Туганайлар» редакциясе, матур традицияне дәвам итеп, 2026 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында да кыйммәтле бүләкләр уйнатты.
Бүләк уйнату газетаның ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда булды. Аны газетаның баш редакторы Юлия Губина үзе алып барды.
Бүләк отуның шарты бик гади иде:
1. 2026 елның икенче яртыеллыгына «Туганайлар» газетасына язылырга;
2. Язылу квитанциясен МАХ аша 8917 250 97 95 номерына җибәрергә;
Призларны уйнату нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Плед Балык Бистәсе районының Иванай авылыннан Токранова Аннага чыкты;
Үтүк Мамадыш районының Новый поселогында яшәүче Емельянова Раисага китә;
Табага Казаннан Касьянов А. ия булды;
Фенны Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан Федотова А. отты;
Чәй сервизы Кукмара районының Кече-Чура авылына Агеева Марияга китәчәк;
Духовка өчен пыяла табага Мамадыш районының Владимир авылыннан Степанова Любовь ия булды;
Бокаллар җыелмасын Мамадыш районының Владимир авылыннан Абдряшев Михаил отты.
Бүләк отучылар безгә 8 917 250 97 95 номерына хәбәргә чыксыннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев