Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

«Туганайлар» ерак араларны да якынайта

Түбән Камада яшәүче танылган карендәшебез, озак еллар дәвамында «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамблен җитәкләгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Сабирова-Кондратьева «Туганайлар» газетасын яратып укый.

— «Туганайлар»ны кулыма алгач, башта газетаның барлык битләренә дә күз йөгертеп чыгам. Иң беренче итеп, үземнең якташларым — Мөслим ягы керәшеннәре турындагы язмаларны эзлим. Бу райондагы туган авылым Яңа Усы һәм Керәшен Шураны, андагы кешеләр тормышындагы яңалыклар турында язылган булса, аеруча зур шатлык хисләре кичерәм. Татарстанның иң ерак районындагы керәшеннәрне дә онытмаулары, алар турында «Туганайлар»да еш язып торганнары өчен, газетаның баш редакторы Юлия Губинага, редакция хезмәткәрләренә рәхмәт. 

Шулай ук, Түбән Каманың «Сүрәкә» ансамбле эшчәнлеге, яңалыклары белән дә «Туганайлар» аша танышып барам. Иҗат һәм хезмәт гомеремнең озак еллары «Сүрәкә» белән бәйле. Шуңа да бу ансамбльнең хәзерге уңышлары өчен ихлас күңелдән сөенәм. 

«Туганайлар»ның Татарстаннан читтә яшәүче карендәшләр турында да язуы — газетаның дәрәҗәсен арттыра. Бигрәк тә, ут күршеләребез булган Бакалы ягы керәшеннәре хәбәрләрен дә шушы газетадан укып беләбез.

«Туганайлар»! Безнең шикелле, туып-үскән ягыннан читтә яшәүче карендәшләрне үз битләреңдәге язмалар аша туган якларыбыз, андагы туганыйларыбыз белән очраштырганың, аларның яңалыклары турында язып торганың өчен, рәхмәт сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев