Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Тамара Якимова: «Соңгы елларда газета яңа сулыш алган кебек»

Мамадышның 4нче номерлы мәктәбе укытучысы Тамара Якимова газетабыз турында фикерләре белән уртаклашты.

Газетаны күптән яздыра идек, соңгы берничә елда яздыра алмадым. Яңалыкларны да сайттан карап бара идем. Менә 2023 елның башында яңадан алдыра башладым, газетаның кәгазь вариантын бик сагынганмын икән!

Шуны әйтеп китәргә кирәк, газета елдан-ел үсә, темалар төрлелеге арта. Элеккеге вариантлар белән чагыштырганда, хәзер чыга торган саннар яңа сулыш алган кебек. Файдалы киңәшләрен кулланам, еш бастырыла торган шигырьләрен, хикәяләрен яратып укыйм. Районнар, авыллар турында язылган яңалыклар аеруча кызык.

«Белемнек» битләре дә минем өчен бик кадерле. Кирәкле иманнарны әллә каян эзләп йөрисе түгел, барысын да «Туганайлар»да чыгаралар. Аларның барысын да җыеп барам.

Газетаны чыгаруда зур хезмәт куйганнарга рәхмәт. Алга таба да язылучыларыгыз артсын, озын гомерле булыгыз «Туганайлар»!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев