Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Октябрь аеның икенче санына анонс

“Туганайлар”ның 27 октябрьдә чыккан №20(480) саны белән кыскача таныштырабыз.

1, 6нчы битләрендә Әлмәт ягы керәшеннәре тормышы, ил-көн яңалыклары, асыл карендәшләр турындагы язмалар урын алды.
***
2нче биттә республикабыздагы авыл җирлекләре тормышына кагылган хәбәрләрне укый аласыз.
3нче бит тулысынча “Туганайлар”ның чыга башлавына 20 ел тулу уңаеннан оештырылган кичәгә багышланды.
***
4нче биттәге "Авыл – илһам чыганагы" рубрикасы астындагы язма Түбән Кама районының Олы Аты авылы тарихын, хәзерге тормышын чагылдыра.
***
5нче биттән көзге йолалар – сугым ашлары, Покрау һәм мәңгелеккә күчкәннәрне искә алу йолалары турында укый аласыз.
***
7нче биттәге язмадан Әлмәт районындагы Кәләй авылының җырлы гаиләсе Валентина һәм Илфат Исламовлар турында укыгыз.
Шушы ук биттә Россиянең атказанган, Татарстаннның халык артисты Лидия Әхмәтованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Миндә тоемлау көчле” дигән язма урын алды.
***
8нче биттә саксофонда керәшен көйләрен уйнаучы яшь музыкант Геннадий Григорьев белән танышырсыз.
***
9нчы биттә Казан керәшен педагогика техникумы тарихын чагылдырган язма бирелде.
***
10нчы биттәге "Белемнек" рубрикасында “Тормышны ничек үткәрсәң дә, Алла каршына басмый калмассың” исеме астында Балтач районының Чепья чиркәве настоятеле Владимир Иванов белән әңгәмә һәркем өчен дә файдалы булыр дип ышанабыз.

11нче биттә шигырь язучы карендәшләребезнең иҗат җимешләре басылды.
***
12нче бит Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узган “Покрау чыңы” концерты турындагы һәм башка язмалардан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев