Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Ноябрь аеның беренче саны

Ноябрь аеның беренче санына (№21 (457) кыскача анонс

«Туганайлар»ның 11 ноябрьдә чыккан саны сезне керәшеннәр тормышындагы яңалыклар, ил-көн хәбәрләре, керәшен авыллары һәм анда яшәүчеләрнең  проблемалары,  халкыбызның йолалары, бәйрәмнәре белән таныштырыр.

Бүгенге көн укучысы үз туган телен белсен өчен ниләр эшләргә, баланы үз ана телендә сөйләшергә ничек өйрәтергә? Бу уңайдан, Түбән Кама мәктәбендә 36 ел дәвамында укучыларга татар теле фәнен укыткан педагог Маргарита Максимованың фикере игътибарга лаек. Газетаның 3нче битендә басылган “Ана телен белгән бала тәрбияле була” дигән язма – шул хакта. 

Зәй районының Әхмәт авылында 1921-1922 елгы ачлыкта гомерләре өзелгән керәшеннәр җирләнгән күмәк каберлеккә кара граниттан истәлек ташы куелган. 100 елдан соң авылдашлары истәлеген мәңгеләштерүдә Вениамин Князев башлап йөргән. Әлеге һәм башка хәбәрләрне“Туганайлар” газетасының 2нче битендә укый аласыз.

Сөйгән ярны ничек табарга? Кайда танышырга? Таныштыру сайтларына ышаныргамы? Газетаның Бөтендөнья яшьләр көненә багышланган 4нче битендәге “Бар ул мин эзләгән кеше...” дигән язма әнә шул проблема турында сөйли. Керәшен егетләре һәм кызлары һәрбер яшь кеше өчен мөһим булган үзеңә тиң яр табу буенча фикер алышалар.

Газетаның 5нче битендә урнаштырылган “Тормуга кайгы җилләре китергән” дигән язма бер гаилә тормышы белән генә таныштырып калмас. Ул язмада Кайбыч ягындагы Торму авылында яшәүче Фаина Савинова умартачыларны бүгенге көндә борчый торган кайбер мәсьәләләрне дә күтәрә.

 6нчы биттәге “Белемнек” сәхифәсендә 21 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Микайлу  көн турында укырсыз. Православие динендәгеләр өчен Иман кенәгәсеннән китерелгән инәлүләр дә әһәмиятле булыр. Шулай ук, Әлмәт районының Кәләй авылындагы Престол бәйрәме турында язылганнар да игътибардан читтә калмас.

Мөслим районының Яңа Усы авылы фельдшеры Альберт Тимашевны ни өчен авылдашлары замана герое дип атыйлар? Анысын инде газетаның 7нче битендәге “Исеме район тарихына язылырыга лаеклы доктор” язмасын укыгач белә алырсыз.

Соңгы, 8нче биттә – файдалы киңәшләр, аш-су әзерләүчеләр өчен рецепт һәм башкалар.

 Керәшеннәрчә әйтсәк, җаннарга җал булсын өчен, үз туган телебездә чыга һәм карендәшләр тормышы турында сөйли торган «Туганайлар» газетасына 2022 елга язылырга онытмагыз!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев