Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Ноябрь аеның икенче санына анонс

“Туганайлар”ның 24 ноябрьдә чыккан №22(482) саны белән кыскача таныштырабыз.

1, 4нче битләрдә, Аналар көне уңаеннан, күп балалы гаиләләр турында кызыклы язмалар урын алды.

2нче биттә керәшен культурасы, республика һәм илдәге хәбәрләр белән кыскача таныша аласыз.

3нче бит республикакүләм “Ыру агачы” конференциясе турында сөйли. Шулай ук, 5нче класс укучысы Регина Игушинаның конференциядә сөйләгән “Ыру агачы корымас, яшь буын барса гына” дигән язмасы да игътибардан читтә калмас.

5нче биттә “Игәнәле Наратасты уңнары” язмасы авыл кешеләре тормышы белән таныштырыр.

6нчы биттә Георгий Ибушевның “Рәхмәт сиңа, язмыш!” дип исемләнгән музыкаль-шигъри кичәсеннән һәм Менделеевск районының Иске Гришкин авылында Егор Уткинның 90 еллыгы уңаеннан оештырылган семинардан репортажлар тәкъдим итәбез.

7нче бит “Бәрмәнчек” ансамбленең “Туганаем – асыл бизәгем” дип исемләнгән концертына һәм “Җәмле Җураш буйларында” төбәкара фестиваленә багышланды.

8нче биттә психолог Оксана Токранова белән әңгәмә һәм, шулай ук, Лидия Әхмәтованың “Джазлы Казан” җыентыгын тәкъдим итүгә багышланган язманы укырсыз

9нчы бит Мөслим районының Яңа Усы мәктәбе укучылары проектлары хакында сөйли.

10нчы биттәге “Белемнек” рубрикасында “Туым бәйрәме алдыннан – 40 көн ураза” исеме астындагы язма һәм, шулай ук, исәнлек сорап әйтелә торган иманнар һәркемгә файдалы булыр.

11нче биттәге укытучылар һәм студентлар арасындагы мәхәббәт тарихларын да укымый калмагыз.

12нче биттә Микайлу бәйрәменең асылы һәм шишара рецепты турында белерсез. Тел көрмәкләндергечләр дә ошар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев