Ноябрь аеның беренче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 21нчы (529) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә — «Нагайбәкләр кунак төшерде» дигән язма. Язмада сүз Чиләбе өлкәсенең Фершампенуаз поселогында һәм Кассель авылында булган фестиваль, фәнни конференция турында бара. 1нче биттә — «Языл һәм бүләк от!» дигән баш астында подписка рекламасы да урнаштырылды. 2025 елга «Туганайлар» газетасына язылучыларны ниндирәк бүләкләр көтә икән? Фотода барысы да күренә. Шәп бүләкнең берәрсен отасыгыз килсә, газетабызга язылырга онытмассыз…
2нче биттә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Минзәлә районы керәшеннәре ункөнлеге оештырылуы турында хәбәр ителде. Республиканы үстерүгә керткән лаеклы хезмәтләре өчен Татарстан дәүләт бүләкләренә лаек булган кардәшләребез турында да язылды. Мәскәүдә уздырылган «Абилимпикс» чемпионатында җиңү яулаган Зәй кызы Надежда Агапова турындагы язма да бар.
3нче биттә Түбән Кама районының Олы Аты авылы егете, җырчы Владислав Архереев белән әңгәмә укырсыз. «Хәрбиләргә — Җиңү чәе» дигән язма да игътибарыгыздан читтә калмас.
4нче битне, тулысынча, «Бәрмәнчек» — халык йөзе» дигән әңгәмә алып тора. Аны укысагыз, сәнгать җитәкчесенең ансамбль репертуары турындагы фикерен һәм киләчәккә уй-планнарын да белерсез.
5нче биттә — композитор, баянчы Марс Макаровның 85 еллыгына багышлап, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештырган кичәдән репортаж. Аны укысагыз, ни өчен якыннары аның таланты тиешенчә бәяләнмәде дип уйлаганын белерсез.
6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә Кукмара районының — Кызыл Тау, Түбән Кама районының Җирекле авылларындагы чиркәүләр төзелеше турында язылды. Теләче районындагы Карабаян авылы чиркәвенә Алла Анасының ХVII гасырдан ук сакланып килгән Казанская тәресе кабат кайтарылуы турындагы шатлыклы хәбәр дә бар. Бу биттә, шулай ук, Чаллы шәһәрендә яшәүче бәхетле пар — Нина һәм Иван Терентьевлар турында да укырсыз.
7нче бит газета укучыларыбыз язмасыннан тора. Мөслим районының Яңа Усы мәктәбе укытучысы Сөмбел Григорьева редакциягә хат юллаган. Хатында ул мәдәният йортында К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары — авылдашыбыз Артём Пискунов, аның хатыны Резеда Сәләхова белән уздырылган очрашу турында язган. Сарман районының Ләке мәдәният йорты директоры Римма Антонова «Үз гаиләң альбомына күз сал» дип аталган хатирәләр сәгатендә турында язган. Балтач районының Югары Субаш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Николаева, балалар катаншында уздырылган «Каз каурые сыдыру» өмәсе турында язып җибәргән. Чистай шәһәреннән укытучы Елизавета Цыганованың «Багалмам» ансамбле уңганнары уздырган үрдәк өмәсе турында хәбәре дә бирелде.
8нче биттәге «Чигешләрдә — күңел яктысы күчкән мәкләр, розалар» дигән язмада Сарман районының Түбән Чыршылы авылы кызы, кул эше остасы Зоя Смернова турында яздык. Бу биттә «Бүләгем булыр» дигән язма да бар. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче карендәшебез, Россия журналистлар союзы члены Виктор Шадрин кемгә һәм ниндирәк бүләк әзерләгән икән? Язманы укыгач, белерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев