Май аеның беренче санына кыскача күзәтү
Май аеның беренче санына №9 (469) анонс:
“Туганайлар” газетасының 12 май санындагы беренче һәм икенче битләрендә Теләче районындагы Тәмте авылы керәшеннәренең Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм яудан исән кайткан авылдашлары истәлегенә үз акчалары исәбенә төзегән һәйкәлне ачу тантанасы турында укый аласыз.
Өченче биттә галим, педагог, миссионер Николай Ильминскийның тууына 200 ел тулуга багышланган фәнни-практик конференция турындагы язма урын алды. Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган журналист һәм публицист Александр Маловның "Слово пахарей войны" китабы дөнья күрде. Бу хактагы язма да шушы ук биттә.
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең 30 еллык тарихы һәм Олы көнгә багышланган бәйрәм турында дүртенче биттәге язма таныштырыр.
Бишенче бит тулысы белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, республиканың Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, профессор Николай Дунаевка багышланган. Асыл карендәшебез 3 май көнне 85 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Алтынчы биттә сугыш чоры авырлыкларын кичереп, олы тормыш юлы үткән тыл ветераннары һәм шул чор балаларының берничәсе белән таныштырдык.
“Татар радиосы”нда диджей, керәшен кызы Анна Сулимина белән әңгәмәне сигезенче биттән укырга мөмкин.
Язмалар күңелегезгә хуш килер дип ышанып калабыз.
Һәр керәшен җортына “Туганайлар” килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев