Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Май аеның беренче саны

Май аеның беренче (№9 (445) саны белән таныштырабыз

Бу санда:

✅Утлы фронт еллары аша узган
Бу мәкалә Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Маловка багышлана. Ул 17 яшендә фронтка эләгә һәм җиңү белән әйләнеп кайта. Озак еллар журналист булып эшли, сугыш, үз халкы – керәшеннәр турында китаплар чыгара.
✅Бертөрле җырыулар, ялтыравыклы күлмәкләр һәм галуш...
Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган семинар-практикумда керәшен фольклор ансамбльләренең бүгенге көндәге төп проблемаларын асыкладылар. Семинарның нәтиҗәсе буларак ансамбльләрне үстерү программасы, фольклор җыю буенча экспедицияләр оештыру, коллективлар өчен методик җыентыклар чыгару турында резолюция кабул итү булды.
✅Кукмарада керәшеннәрнең төскә матур, сүзгә остасы
Җәкәү Җортында узган Кукмара районында яшәүче керәшеннәр айлыгын ябу тантанасы турында
✅Керәшеннәр арасында үз халкы өчен янып-көеп йөрүчеләр аз түгел. Бу санда «ЗТС Медтехника» ҖЧҖ генераль директоры Геннадий Муллин турында сөйлибез. Ул былтыр Җиңүнең 75 еллыгына һәйкәлне үзгәртеп корды, туган авылында Питрау бәйрәмен оештыра, авыл халкына ярдәм итә, аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итә.
✅22 май – Язгы Микула.Кодрәтләр кылучы изге Николайның куәтләрен бар каласына күчергән көн. «Белемнек» рубрикасында укучыларга изге Николайның тормышы турында сөйлибез.
✅Газетаның бу санында укучылар керәшен костюмнарын өйрәнүче мамадышлы Альбина Горбунова белән таныша алалар. Ул үз куллары белән курчаклар ясый һәм күргәзмәләр оештыра.

...Һәм тагын бик күп кызыклы язмалар!
Рәхәтләнеп укыгыз, карендәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев