Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Март аеның икенче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 6нчы (490) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә совет чорыннан соң керәшен вакытлы матбугатына багышланган конференция турындагы язма һәм ару хәбәрләр урын алды.

2нче биттә – ил-көн яңалыклары, “Җәшнә, кояш, җалтыра” конкурс-фестивале, дәүләт бүләгенә ия булган карендәшләребез, мәктәп укучылары өчен уздырылган этнодәрес турындагы хәбәрләр.

3нче биттәге “Керәшен сүзе” – халыкны берләштергән көч” дигән язма конференциядә республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова ясаган докладка нигезләнеп әзерләнелде.

4нче биттәге язма Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында яшәүче укытучы Зоя Захарова, аның нәселе, хезмәте турында сөйли.

5нче биттә җырчы Лидия Әхмәтованың ире – танылган артситлар, ансамбльләр өчен нәфис бизәнү әйберләре ясау остасы, музыкант Рөстәм Ринатович турындагы язма бирелде. Бу биттә, шулай ук, Мамадыш районының Владимир авылы егете – Әфган сугышында һәлак булган Иван Данилов истәлегенә, ул яшәгән нигездәге йортка мемориаль такта кую тантанасына багышланган язма да бар.

6нчы биттәге язмалар талантлы керәшен яшьләренә багышлана: берсе – дүрт югары белемгә ия табиб Анастасия Яковлевага; икенчесе – спортның заманча кылычлы сугыш төре белән шөгыльләнүче 14 яшьлек Ксения Фадеевага.

7нче бит яшь керәшен киленнәренең беренче балалары туганчы башларына бөркәнә торган түгәрәк яулык сере белән таныштыра.

8нче биттә – 35 ел буе юриспруденция тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккач картиналар иҗат итә башлаган талантлы карендәшебез Ольга Новожилованың шәхси күргәзмәсеннән репортаж .

9нчы биттә “Туганайлар” редакциясе ВКонтактеда оештырган “Керәшенчә марафон” барышында язылган берничә язма урнаштырылды.

10нчы биттәге “Белемнек” рубрикасы дини язмалар белән таныштыруны дәвам итә. Бу юлы – Олы уразада укылырга тиешле үгет; чиркәү календарендагы 10 зур бәйрәмнең берсе булган Ару хәбәр көне (Благовещение) турында бирелде. “Җаңа Закон”нан ару юллар да җаныгызга тынычлык китерер.

11нче биттә – бер юбилей уңаеннан язма; шигъри хисләрен кәгазь төшерүче газета укучыларыбыз иҗаты; 1876 елда басылган сүзлектән керәшен сүзләре.

12нче биттә төрле язмалар урнаштырылды: шагыйрь, җырчы Людмила Аланлының иҗат кичәсе; карендәшләребезнең үз якыннарын, туганнарын юбилейлары уңаеннан котлаулары; кызыл эремчек рецепты; киңәшләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев