Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Март аеның беренче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 5нче (489) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендәге язмалар Халыкара хатын-кызлар көне булган 8 Мартка багышланды: республиканың атказанган азык-төлек промышленносте хезмәткәре исеме алган карендәшебез турындагы хәбәр; чәчәкләр патшалыгы хуҗабикәсе эшчәнлеге.

2нче биттә – ил-көн яңалыклары. Миңнеханов белән очрашуда катнашкан танылган  керәшен хәрбиләре, шулай ук, самбочы керәшен малае турында укырсыз. Яр Чаллы керәшеннәре айлыгы турындагы хәбәр дә дә кызыксындырмый калмас.

3нче биттәге язма Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләренең Зәй шәһәрендә уздырылган “түгәрәк өстәл”е, анда күтәрелгән проблемалар турында сөйли.

4нче биттә Зәй шәһәрендәге уңган, булдыклы карендәшебез Светлана Долгованың тормышы, эшчәнлеге турындагы язма; газета укучыларбызның хатлары урын алды.

5нче бит Түбән Кама районы керәшеннәренең айлыгын ябуга багышлап, Җәкәү җортында уздырылган кичәгә кагылышлы язмалардан тора.

6нчы биттәге “Белемнек” рубрикасы Олы уразаның җиде атнасы турында сөйли. Саклау пәриштәгә иман һәм, шулай ук, үлеләрне искә алу иманнары да бирелде.

7нче бит балалар язучысы буларак танылган карендәшебез Дарҗый Аппакова тормышы турында сөйли. Биредә язучының бер мәсәлен дә укый аласыз. Мамадыш районының Владимир мәктәбе укытучысы Лидия Пасыеваның  “Тарихтан башладык” дигән язмасы да басылды.

8нче биттә “Айбагыр” ансамбле кичәсе турында язылды. Чибәр җиңги киңәшләре, аш-су рецептлары да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев