Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Март аеның икенче санына күзәтү

Бу газетада олы җанлы, керәшеннәр өчен янып яшәүче, гомерен халкыбызга хезмәткә багышлаган хөрмәтле шәхесебез Геннадий Макаров турында һәм тагын бик күп кызыклы язмалар укый аласыз.

Бу санда:

✅”Халык мирасын туплавым – бәхет”

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, этномузыка белгече, педагог Геннадий Макаров 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу мәкаләдә олы җанлы, керәшеннәр өчен янып яшәүче, гомерен халкыбызга хезмәткә багышлаган әлеге хөрмәтле шәхесебез турында укый аласыз.

✅Матур табигатькә, сирәк остазларга бай булган керәшен авыллары

Җырчы Җәкәү йортындагы айлыклары дәвамында Балык Бистәсе керәшеннәре үз якларының фолкьлорын, бәйрәмнәрен, йолаларын күрсәттеләр. Районның тарихын чагылдырган искиткеч кызыклы, бай күргәзмә ясаганнар. Угыз пешерү, сарык йонын алу, аны чистарту, язу, тетү, эрләү, кату һәм оекбаш бәйләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

✅Йолдызлар биеклегендәге талант

Бу исем астындагы мәкалә Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павловның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

✅Тугызынчы бит тулысынча “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапованың эшчәнлегенә һәм тормышына багышланды.

✅Тәреләргә башыру хакында

Элгәрегечә изге тәреләрне чиркәүләргә бик олылык, зур сөенеч белән кертүләре Олы уразаның элекке атна көнендә булган. Шуны искә алып, бүген Христос динен тотучылар изге тәреләрне кадерләп, бәйрәм итәләр.

✅Шулай ук газетабызның бу санында тормышыбызга яңа көч, дәрт-омтылыш, ышаныч алып килгән яз темасына язылган шигырьләр дә басылды.

✅Олег Фазылҗановка бер бәйләм сорау

Бу язма Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗановның Җырчы Җәкәү йортында узган иҗат кичәсе, артистның күпкырлы таланты белән таныштыра.

Газетабыз сезгә ошар дип ышанып калабыз.

Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев