Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июль аеның икенче саны белән таныштырабыз

“Туганайлар” газетасының 28 июльдә басылып чыккан 14нче (474) санына кыскача анонс

Газетаның 1нче һәм 6нчы битләрендәге “Питрауга мәхәббәт юл сыза” язмасы Җөридәге Питрау бәйрәменә багышланган. Журналист Питрау бәйрәмен ни өчен мәхәббәт белән бәйләгән? Язманы укыгач, аңларсыз. “Кряшен  чибяре” титулы ияләре һәм конкурстагы башка номинацияләрдә җиңүче кызлар турында – 7нче биттә.

Журналистларның үз Сабантуйларында “Туганайлар” редакциясе кызлары ниләр эшләде икән? Беләсегез килсә, газетаның 3нче битенә күз салыгыз әле.

Өйдә кем ашарга пешерергә тиеш? Бу хакта уйланганыгыз бармы? 8нче биттәге язмада ул сорауга да җавап табарсыз.

Мамадыш районындагы Урманчы авылы, андагы керәшеннәрнең хәзерге тормышы турында – 5нче биттәге, ә шул районның Юкәче авылындагы Казанский бәйрәме турында 10нчы биттәге язмалар сөйли.

Бөек Ватан сугышында разведчик булган Михаил Семеновның Керәшен Сәрдәсе авылында (Питрәч районы) яшәүче оныгы Николай Морозовның зур хыялы бар. Аны белү өчен 9нчы биттәге “80 елга якын вакыт узса да...” дигән язманы укыгыз.

“Белемнек”не укысагыз, яшь чагында тәртипсез тормыш алып барган Мария Магдалинаның җазыкларын Ходайның кичерүе, аның алга таба Коткаручының тугрылыклы өйрәнүчесенә әйләнүе турында белерсез.

Газетабыз, шулай ук, танылган журналист Виктор Шадринның “Мягкое золото” Мамадышской земли” дигән яңа китабы белән таныштыра. Казан епархиясе музее ачылу турында хәбәр итә. Ә соңгы биттә – рецептлар, укучы хаты һәм башка язмалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев