Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июнь аеның икенче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 12нче (496) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә — Зәй керәшене, СВОда катнашучы Георгий Борисовка «Батырлык өчен» ордены бирелүе турындагы хәбәр. Казанда яшәүче карендәшебез, 60 елдан артык медицина тармагында эшләүче Марс Михайловның конкурста җиңүе турындагы яңалык та урнаштырылды. Питрәч районының Кибәч авылында яшәүче Мария Карасевага тал розалары каян килгән? Анысы турында да шушы биттә язылды. 

2нче биттә бертуган ике керәшен егетенең, тарихта беренче мәртәбә буларак, Түбән Кама Сабантуе баш батыры өчен бил алышуы турында хәбәр ителде. Артем һәм Константин Морозовларның кайсы җиңгәнен әйтмибез, үзегез укыгыз, белерсез... «Бәрәкәт» яшьләренең дуслык парадында катнашуы; керәшеннәрнең фильм төшерүләре, "Айбагыр«ның керәшен балаларын көтүе — башка кыска язмалар да бар. Ил-көн яңалыкларына да күз салыгыз. 

3нче биттә Татарстанның танылган дәүләт эшлеклесе, республика керәшен хәрәкәтен оештыру башында торган күренекле шәхесләрдән берсе булган Аркадий Фокин турында танылган җитәкчеләрнең истәлекләре бирелде.

4нче биттәге «Багалмам», синнән башка тора алмам" дигән язма Чистай районы керәшеннәренең мактанычы булган фольклор ансамбле, анда йөрүчеләрнең тормышы, уңышлары турында сөйли. 

5нче бит, тулысынча, Бөек Ватан сугышына кагылышлы язмалардан тора. Хәзерге Мөслим районының Яңа Усы авылы керәшене, сугыштан соң Берлиндагы үзәк комендатурада бүлек начальнигы булган, соңыннан Мәскәү академиясендә Гагаринны һәм башка космонавтларны укыткан полковник Никон Егоров турында язылды. Белоруссия кызы, сугыш чорында фашист оккупантлары басып алган авылда яшәгән Марфа турында ни өчен газетага язылды? Укыгач, аңларсыз...

6нчы биттәге «Йолдызлар күп — сансаң, Чибәрләр күп — сайласаң» дигән язма «Кряшен чибяре-2023» конкурсы финалистлары, аларның уй-хыяллары белән таныштыра. Ун кызның кайсысы «Кряшен чибяре» титулына ия булыр? Юрап карагыз әле...

7нче биттәге «Бас әле станокка, станнары станда...» дигән күләмле язма киндердән, җитеннән бизәкләп туку серләре турында сөйли. Алача тукыма, алма бизәкле алъяпкычлар, җитен бистәрләр — болар турында белү керәшен мирасы белән кызыксынучылар өчен файдалы булыр.

8нче биттәге (һәм, шулай ук, 9нчы битнең бер өлешендәге) «Кряшены почитали его как святого» дигән язма — агартучы Николай Ильминский һәм священник Василий Тимофеевның дәвамчылары булган священник Алексей Марининның катлаулы язмышы, дингә хезмәт итү юлында күргән азаплары турында. Аның нәсел агачы да урын алды. 

9нчы биттә Мамадыш районының Усали авылында гомер кичерүче ветеран укытучылар Роза һәм Семен Пасыевларның тормыш һәм хезмәт юллары турында язылды. Укытучылар династиясе башында торган өлкән Пасыевларның мактаулы эшен кемнәр дәвам итә? Шул хакта да язылды.

10нчы биттәге «Белемнек» рубрикасында — Изге кенәгәләрдәге ару сүзләр; Ходай йортына баручыларга киңәшләр; кичке теләк бастырылды. "Гасыр җөзе«ндәге фото да, бәлки, кемнәргәдер таныштыр... 

11нче биттә — «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Григорьеваның яңа язган шигырьләре. Бу биттәге «Йөрәк турысына яшеренгән көмеш кач» язмасы тормыштагы гыйбрәтле вакыйга турында сөйли.

12нче биттә "Чәчәкле, туйлы җәйләр"дә яшь парлар Наталия һәм Александр Ивановлар, Аида һәм Василий Тукачевлар турында яздык. Аларның үз туйларын керәшен йолалары белән уздырулары башка яшьләргә дә үрнәк булыр, бәлки... Сарман районының Ләке авылы кызы, дипломын да "отлично"га яклаган, дәүләт имтиханын да "5"легә биргән Лиана Самойлованың да шатлыгын уртаклаштык. Бу биттәге файдалы киңәшләр дә тормышта ярап куяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Здорово!