Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июнь аеның беренче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 11нче (495) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә — республиканың керәшен авылларында уздырылган Мулимун, Тройсын, Җармука бәйрәмнәреннән репортаж. Аның дәвамы — 7нче биттә.

2нче биттәге кыска язмаларны укысагыз, ил-көн яңалыклары белән танышырсыз. Әстерханда керәшеннәрнең нишләп йөргәннәрен дә белерсез. Танылган артист, профессор Николай Дунаев исемен якташларының ничек мәңгеләштерергә җыенулары да язылды. «Әлбәдән хәрби уеннары» кайчан була һәм анда ниләр күрергә мөмкин? Анысы турында да шушы биттә хәбәр ителде.

3нче биттәге «Кантемиров дивзиясендәге якташлар янына бардылар» дигән язма Чистай районы вәкилләренең сроклы хәрби хезмәттәге егетләр белән очрашуына багышланды. Республикакүләм конкурста җиңгән Село-Чура фельдшеры Анастасия Тукачева турындагы язма да игътибарыгыздан читтә калмас. Казан марафонының 42,2 километрлы дистанциясендә 2нче булып килгән кыз Анастасия Утяганова турында ни өчен язылды? Газетадагы кыска хәбәрне укыгач, аңларсыз.

4нче һәм 5нче битләрне, тулысынча диярлек, Бөтенроссия беренче керәшенчә марафонга нәтиҗә ясауга багышланган тантана турындагы язма алып тора. Ул биттә, шулай ук, төрле районнардагы керәшен балалары, алар өчен оештырылган бәйрәмнәр, очрашулар турында кыска язмалар бар. Монай авылындагы балалар бакчасын өр-яңадан җиһазландыруда кемнәр тырышлык куйганын да шушы биттәге язманы укыгач, белерсез.

6нчы биттәге «Белемнек» рубрикасы Питрау уразасы көннәре турында хәбәр итә. Чиркәүдә һәм өйдә укылырга тиешле псаломнарны ятларсыз һәм һәрдаим укып йөрерсез, дип ышанабыз. Бу биттә төрле як керәшен авыллары зиратларындагы кабер ташларында сакланган тамгалар турында галим Геннадий Макаров язмасы да урнаштырылды. 

7нче биттә — Татарстанның керәшен авылларында уздырылган Мулимун, Тройсын, Җармука бәйрәмнәреннән репортажның дәвамы. Бу бәйрәмнәргә хас йолаларның, гадәтләрнең кайсы авылларда ничек үтәлүе, замананың аларга ниндирәк үзгәрешләр кертүе турында да укып, нәтиҗә ясарсыз.

8нче биттә, газета укучылар соравы буенча, өр-яңа рубрика — «Димче почмагы» бирелә башлавы турында хәбәр ителде. Ялгызлардан, толлардан, аерылган кешеләрдән кочак-кочак белдерүләр көтәбез — «Туганайлар» аша танышырсыз, кавышырсыз. Бу соңгы биттә эстрада йолдызлары — газетабызның терәкләреннән берсе булган олы шәхес Виталий Агапов, «ТМТV» премиясен яулаган җырчы Игорь Дмитриев турында да язылды. Олы Аты авылының, репетициягә җыелгач бергәләп "Туганайлар"ны укучы "Ак түтиләр"енә газета ни өчен ошый? Анысын әйтеп тормыйбыз, укысагыз, белерсез.

Бу саныбыз укучыларга ошар дип ышанып калабыз. Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев