Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июль аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 14нче (522) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче, 7нче битләрендә — Җөри авылының Тырлау аланындагы республикакүләм Питрау бәйрәменнән репортаж.

2нче биттә — «Хезмәтләре югары бәяләнде» дигән язманы укысагыз, Питрау бәйрәмендә республика һәм министрлыклар бүләкләре кемнәргә тапшырылганын белерсез. Бу биттә төрле төбәктәге карендәшләр тормышыннан яңалыклар, ил-көн хәбәрләре дә бар. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл кулыннан истәлекле бүләк алган карендәшләребез турында да шушы биттә язылды.

3нче биттәге «Ләке егетләре — ил сагында» дигән язма Сарман районындагы бу авылдан махсус хәрби операциягә алынган батыр карендәшләребез турында сөйли. 3нче биттә Тукай районының Җәйләү авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылуы турындагы язма да урнаштырылды. 

4нче биттәге «Яшәү көче бирә үз төбәге кешегә» дигән язма республикабыз районнары авылларында яшәүче карендәшләребез, тормыш-көнкүрешләре, шулай ук, аларның туган төбәкләре патриотлары булуы турында сөйли.

5нче биттә Түбән Кама районының бар гомерләре намуслы хезмәттә үткән кешеләре — Келәтле авылының ат күтәргән көчле Дәвернекеләр нәселеннән булган Алексей Лаврентьев; Олы Атының кәрҗиннәр үрү остасы Тимофей Фомин турында язылды.

6нчы бит, тулысынча, республикакүләм Питрау бәйрәмендәге «Кряшен чибяре — 2024» конкурсы җиңүчеләренә багышланды. «Балдай тәмле сүзләре, кояш кебек йөзләре» дигән язманы укыгач, конкурс барышы белән танышырсыз, кызларның уй-кичерешләрен дә белерсез.

7нче биттә — республикакүләм Питрау бәйрәменнән репортажның дәвамы. Анда Җөри авылы янәшәсендәге Тырлау аланында булган бу бәйрәмдәге «мәхәббәт шалашы», Питрау учагы һәм, шулай ук, төрле төбәкләрдән җыелган карендәшләрнең көнкүрешен чагылдырган йорт-җирләр, фольклор ансамбльләре турында язылды.

8нче биттә — «Туганайлар» газетасы редакциясенең үзебезнең ТАТМЕДИА бинасы янында уздырылган өченче «Медиа-Питрау» бәйрәме турындагы язма. Шул ук биттә республика районнарындагы Питрау җыеннары турында да укырсыз.

9нчы биттәге «Агаповлар һәм Пасыевлар — бер тамырдан» дигән язмага да күз салырга онытмагыз. Бу биттәге шигырьләр дә күңелегезгә ошар. 

10нчы биттәге «Маурлыктан күзләр сөенде, келәүдән күңелләр чистарды» дигән язмада Мамадыш районының Колышчы авылында яшәүче һәвәскәр этнограф Валентина Максимова изге җирләр белән таныштыра. Алексеевск районындагы Воскресение Христово чиркәве прихожаннары белән бергәләп Санкт-Петербург һәм Валаам монастырьларына барган пенсиядәге бу журналистыбызның үзе өчен ясаган ачышлары сезгә дә кызыклы булыр...

11нче биттә — Түбән Кама шәһәре янәшәсендәге Красный Ключ поселогында яшәүче 82 яшьлек Анна түти Болтикова, аның 40 чакрым ара үтеп, Олы Аты авылындагы «Ак түтиләр» фольклор ансамбле репетицияләренә йөрүе турында язылды. Шул ук шәһәрдә булган II керәшен культурасы фестивале, анда Алабуга һәм Әлмәттән фольклор ансамбльләр катнашуы турында да язма бирелде.

12нче биттәге «Өлешеңә тигән көмешең» язмасында шушы елның икенче яртысына «Туганайлар»га язылып бүләк откан укучларыбыз исемлеге һәм үз бүләген килеп алганнарының газета турындагы фикерләре урын алды. Файдалы киңәш, рецепт та бар. Бу юлы өч котлау басылды. Кемнәрнеңдер үз хатынын, үз әти-әнисен, ансамбльдә йөрүче авылдашын котлауларын күргәч, алар өчен күңел сөенә. Сез дә уңайсызланып, оялып тормагыз, үз әти-әниегезне, ирегез я хатыныгызны, балаларыгыз һәм оныкларыгызны, дусларыгыз һәм авылдашларыгызны «Туганайлар» газетасы (сайты, ВК) аша котлагыз (белешү өчен тел.: 8-917-250-97-95). Ярдәм кирәк дисәгез, котлау текстын да язышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев