Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июль аеның беренче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 13нче (497) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә — Питрау җыены, Питрау атнасы турындагы язма. Баш редакторыбыз Юлия Губинаның газета укучыларга ни өчен рәхмәт әйткәнен шушы биттәге "Редактор сүзе«н укыгач белерсез. 

2нче биттә — Татарстанның чигүле картасы; «Әлбәдән» хәрби уеннары" турындагы язмалар бирелде. Төрле төбәкләрдәге туганыйлар тормышындагы яңалыклар, ил-көн хәбәрләре белән танышырсыз. 

3нче биттә баш редактор Юлия Губинаның «Микулай» фильмын караганнан соң язган «Керәшен җанын аңлаучы булырмы?» дигән мәкаләсе һәм танылган кешеләрнең ул фильм уңаеннан фикерләре дә игътибарыгыздан читтә калмас.

4нче биттәге язма бу җәйдәге корылыкның авыл хуҗалыгына тәэсире, авыл халкының мал асрауга һәм терлек азыгы әзерләүгә кагылышлы проблемалары турында сөйли. 

5нче бит республиканың танылган журналисты Виктор Шадринга, аның Түбән Камада һәм җирле керәшен дөньясында тоткан урынына багышланган.

6нчы биттәге «Белемнек» рубрикасында Тихвин чиркәвендәге престол бәйрәме, чиркәүдә келәү барышында үз-үзеңне тоту турында язылды. Ни өчен хатыны үзенең ирен «киребеткән керәшен» дип әйтә? Шул исемдәге язманы укыгач, аңларсыз...

7нче биттәге «Ерак араларны якын итеп» дигән язма әби-бабайларының туган ягын эзләп кайткан Томск өлкәсе керәшеннәре белән таныштыра. 50 елдан соң очрашкан классташлар, аларның 91 яшьлек класс җитәкчеләре турында да шушы биттә укырсыз. Гөл үстерүче Елена, "Нардуган"лы Кырбаш турында да язылды.

8нче биттә шушы елның икенче яртысына "Туганайлар"га язылган газета укучылардан 5 призны отучыларның кемнәр икәне хәбәр ителде. Мария әбинең 94 яшендә дә "Туганайлар"ны күзлексез укуын белеп гаҗәпләнүчеләр дә булмый калмас. 8нче биттә файдалы киңәшләр, рецептлар да урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев