Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Җиңүчеләребезнең исемнәре билгеле!

Бүген, 30 июнь көнне, 10.00 сәгатьтә “Туганайлар” газетасының Инстаграм аккаунтында (@kryasheny_tuganaylar) туры эфирда бүләкләр уйнаттык

“Туганайлар” газетасы редакциясе 2020 елның икенче яртыеллыгына язылу уңаеннан “Туганайлар”га языл – кыйммәтле бүләкләр от” дигән акция игълан иткән иде. Акциянең шарты буенча, 30 июньгә кадәр безнен редакциягә “Туганайлар” культура-агарту газетасына 2020 елның икенче яртыеллыгына июнь аенда язылган квитанция копиясен яки фотосын tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795 номеры буенча Whatsapp (ватсап буенча) җибәрергә кирәк иде.

Язылучылар арасында соковыжималка, термопот һәм яхшы мендәр уйнатылды. Розыгрышны "Туганайлар" газетасының баш редакторы Юлия Губина алып барды. Акциядә катнашу теләге белән, Республикабызның төрле районнарыннан 33 карендәшебез язылу квитанцияләрен редакциягә җибәргән иде. Иң актив укучыларыбыз Алабуга, Кукмара һәм Зәй керәшеннәре булып чыкты. Шулай ук, квитацияләрне Теләче, Минзәлә, Зәй, Питрәч, Алабуга, Чаллы, Саба, Кукмара, Әлмәт, Зәй, Кайбыч, Балык Бистәсе һәм башка районнардан да алдык.

 

Шулай итеп, беренче бәхетле подписчигыбыз:

Менделеевск районыннан Жюрина Н.Ю. соковыжималка отты. 

Икенче җиңүче – Кукмара районы Кече Чура авылыннан Агеева Антонина. Аның квитанциясенә термопот чыкты.

Өченче җиңүчебез - Лаеш районы Ташкирмән авылыннан Киселева И.А. Ул яхшы мендәр отты.

 

Җиңүчеләрнең редакция белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз. 8917 250 97 95 номерына (ватсап) аша языгыз.

Акциядә катнашкан барлык карендәшләребезгә дә рәхмәт әйтәбез. Безнең яңалыкларны Интернетта сайтыбыздан (tuganaylar.ru), соцгруппаларда һәм газетабыздан карап барыгыз. 2020 елның икенче яртыеллыгына (6 айга) язылу бәясе - 480 сум, Индекс - П2351

Һәр керәшен җортына “Туганайлар” килсен!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев