Туганайлар

Татарстан

18+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Январь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 2нче (534) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — республикакүләм XXVII «Мисс Татарстан-2025» матурлык конкурсы финалы, анда катнашкан Кристина Грибакова уңышы турында язылды. Финалга чыккан 30 кыз арасында «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге активисты, 15 яшьлек карендәшебез кайсы ягы белән аерылып торган? Репортажны тулысынча укысагыз (ахыры — 8нче биттә), белерсез. 

2нче биттәге «Батыр классташлар» язмасында Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы карендәшләребез Артём Кузнецов, Ярослав Буланов, Сергей Богатов, Иван Гвоздь, Василий Молчанов, Игорь Стрелков турында укырсыз. Үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булган Артур Михайлов һәм Илнур Габбасов турында да язылды. Шулай ук, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Герой-керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклары» («Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу») китабы чыгаруы турында да хәбәр бар. «Әкият» курчак театры артисты Юрий Чуктиевкә «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелүен укып та шатланырсыз. 

3нче биттә «Ач килеш кинәт ашап үлүчеләр дә күп булды» язмасы бирелде. Зәйдән 93 яшьлек тыл ветераны Ульяна Тихонова Бөек Ватан сугышы чоры, сабый чакларында күргән газаплары турында сөйләде. Сугыштан кайтып кергән әтиләре янында балаларының ни өчен «ашама, әти, ашама», дип елашып торганнарын беләсегез килсә, язманы укыгыз. Бу биттә, шулай ук, Зәй районының Түбән Биш авылында яшәүче уңган хатын-кызларның СВОдагыларга 200 маскировка челтәре үрүләре турында да язылды.

4нче биттә — «Георгийның тормышындагы өч вакыйга». Җырчы шагыйрь, күренекле карендәшебез Георгий Ибушевның «Рәшә чыңы» китабын тәкъдим итү кичәсе турындагы язмада ул вакыйгалар турында да телгә алынды. Кичәдә чыгыш ясаган җитәкчеләрнең, танылган дусларының Георгий турындагы фикерләре дә бирелде. 

5нче биттәге «Гаилә — тормыш учагы» рубрикасында Теләче районының Колбагыш авылында яшәүче Валентина һәм Иван Воробьевлар, аларның 50 ел буе бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәү серләре турында язылды. Чистай районының юкка чыккан Керәшен Ялтаны авылының йөз ел элгәреге тарихын чагылдырган язманы да кызыксынып укучылар булыр.

6нчы биттә — Балык Бистәсенең Иванай авылындагы Качману бәйрәменнән репортаж урын алды. Шулай ук, республикабызның башка керәшен авылларында бу бәйрәмне йолага туры китереп уздырулары турында да язылды.

7нче биттә — Татарстан язучылар союзы члены, Әлмәт районының Кәләй авылында яшәүче Зинаида Захарова белән уздырылган әңгәмәне укырсыз. 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән карендәшебез ни өчен «ике гомер яшәгән кебек» дип әйтә? Ул хакта да язылды.

8нче биттә — «Чаллы «Нардуган»га җыйды». Бу язмада сүз — шәһәрнең «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында уздырылган «Нардуган» бәйрәме турында. Алъяпкыч япкан ир-егетләрнең тәбикмәк белән залдагы тамашачыларны ни өчен сыйлаганын һәм Чаллы «Нардуган»ына халыкның кайлардан җыелганын әйтеп тормыйбыз, үзегез укыгыз.

9нчы биттә Казан шәһәренең 187нче күп профилле лицеенда уздырылган «Радуга РИТМа» халыклар дуслыгы этнографик фестивале турында язылды. Шулай ук, Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы тарихына кагылышлы риваять белән таныша аласыз. Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылы Федотовкада үткәрелә торган йолалар турында да язма бирелде.

10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә февраль аендагы дини бәйрәмнәр календаре урын алды. Сретение турында да язма бар. 3 мартта башланып 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк Олы уразага әзерлек атналары турында да укырсыз. Һәм ул атналарда үзеңне ничек тотарга, ниләр эшләргә кирәклеген дә белерсез.

11нче биттә Түбән Камадагы «Җиз кыңгырау» керәшен яшьләр фольклор ансамбленә йөрүче мәктәп укучылары Ариана Кадыйрова һәм Земфира Вәлиуллинаның яңа уңышы турында хәбәр ителде. «Ике аякка — бер балак» дигән исем астында Демьян Даниловның үз авыллары Владимирда булган хәл турындагы шаян язмасы урнаштырылды. Бу биттә шигырь һәм парча укырга да була.

12нче бит. 2025 ел өчен «Туганайлар» газетасына язылып приз откан укучыларыбыздан тагын дүртесенең үзләренә чыккан бүләкне килеп алулары турында хәбәр иттек. Сарман районының Наратасты авылында яшәүче Галина һәм Михаил Карповларның кышкы бакчасы турында да язылды. Котлаулар да бирелде. Хуҗабикәләр өчен рецепт та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев