Туганайлар

Татарстан

18+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Февраль аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 3нче (535) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә СВОдагы батырлыклары өчен Суворов ордены һәм «За боевые заслуги» медале белән бүләкләнгән Албай авылы (Мамадыш районы) егете Артур Митрофанов һәм ул зонадагы батыр авылдашлары турында язылды. Бу биттә (шулай ук, 2нче биттә дә). «Туганайлар» газетасының подписка рекламасы да бирелде — 3 айга нибары 306 сум 69 тиен түләп, туганнарыгызга, авылдашларыгызга апрель-июнь айларында «Туганайлар»ны уку бәхете бүләк итә аласыз.

2нче биттә Я.Емельянов исемендәге республикакүләм III «Җәшнә, кояш, җалтыра» («Свети, о Солнце, сверкай») керәшен культурасы конкурс-фестивале оештырылуы турындагы хәбәр бирелде. Бу биттә «Муйтомар — көмеш юл» фильмы, шул уңайдан Менделеевск шәһәрендә оештырылган «түгәрәк өстәл» турында да язма бар. 

3нче биттә — Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихын өйрәнү үзәге мөдире галим Радик Исхаков белән әңгәмә. Шулай ук, СВОдагыларга ярдәм йөзеннән, Кукмара районындагы Зур Кукмара мәктәбенең 5нче класс укучысы Рөстәм Кондратьевның 45 блиндаж шәме ясавы турындагы хәбәр дә урын алды. Питрәч районының Ленино-Кокушкино мәктәбе укытучысы Алексей Чукуровның мастер-классларда укучыларны окоп шәме ясарга өйрәтүе турында да язылды.

4нче бит, тулысынча, Балык Бистәсендәге Иванай авылына, аның үз бәхетләрен тырыш хезмәттә тапкан тыйнак халкына багышланды. Язманы укыгач, бу авылның эшчән кешеләре, кул эше остасы булган талантлы карендәшләре турында да белерсез.

5нче биттә — «Мәңгелек Бишегем — Янсуар». Питрәч районының 1875-1884 елларда Казан сәүдәгәре Щетинкин төзеткән Изге Покров чиркәве, бай экспонатлы музее һәм талантлы шагыйрә Луиза Янсуар белән данлыклы авыл турындагы язманы да кызыксынып укырсыз. 

6нчы биттә — «Белемнек» сәхифәсе. Мәскәүнең Коткаручы Христос храмында «Рус дөньясы һәм православиедәге төрки халыклар» дигән темага уздырылган беренче төрки православ конференциясе турында яздык. Халыкара XXXIII Рождество укулары барышында үткәрелгән форумда Божественная литургия оештырылып, иманнарның бер өлеше чиркәү-керәшен, татар, гагауз, балкар, башкорт, чуваш һәм якут телләрендә әйтелгән. 

7нче биттә — Чистай районының Бахта авылыннан III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Николай һәм аның, үзе шикелле үк, бар гомере колхоз эшендә үткән хатыны Анисья турындагы язма. Сугыш чоры балалары, гаилә тормышларына 65 ел тулган Шишковларның пар бәхетләре сере нәрсәдә? Язманы укыган кеше белер...

8нче биттә 1-21 март көннәрендә «Туганайлар» газетасының ВКонтакте социаль челтәрендә III керәшен марафоны оештырылачагын хәбәр иттек. Марафонның максатлары, шартлары турында укыгыз һәм вак-төяк эшегезне читкә куеп торып, барыгыз да катнашыгыз. 8нче биттә әле кыз килешү йоласы турында да язылды. Казан егете Алексей үзенең гомерлек пары — Теләче ягындагы Югары Чура кызы Ксенияне әти-әнисеннән элгәреге йолаларыбыз буенча сораган. Аларның танышуларына «Туганайлар» газетасы да сәбәпче булган, анысын «Йола үтәү бәхеткә илтә»не укып чыккач аңларсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев