Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Декабрь аеның икенче санына кыскача күзәтү

Декабрь аеның икенче санына (№24 (460) кыскача анонс

✅Бу елда чыккан соңгы санның 1нче битенә керәшеннәрнең республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре уңаеннан котлавы урын алды. Шул ук биттә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен балалары өчен оештырылган Яңа ел тамашасыннан фото да урнаштырылды.

✅2нче биттәге “Өмет чаткысы сүнмәсен!” дигән язмада “Туганайлар”ның баш редакторы, филиал җитәкчесе Юлия Губина газета редакциясенең еллык эшенә нәтиҗә ясый, киләсе елга эш планнары белән уртаклаша.

✅“2021 елның мөһим вакыйгалары” (3нче бит) керәшеннәр тормышындагы төп яңалыкларны һәм хәбәрләрне кабат исегезгә төшерер.

✅4нче биттәге “Талкыш киленнәре” хәзерге авылдагы өлкәннәрнең тормышы белән таныштырыр. Бу биттәге “Шигъри тәлгәшләр” дә поэзия сөючеләр күңеленә ошар.

✅5нче биттәге Мамадыш төбәкчеләр җәмгыяте җитәкчесе Рәйсә Муллаәхмәтованың “Сикәлтәле юллар аша...” дигән язмасын да газета укучыларыбыз яратып укыр.

✅6нчы биттә урын алган “Иҗат төеннәрен чиштек” дигән язма да җаныгызга рухи азык өстәр. Шагыйрә, талант иясе Луиза Янсуарга багышлап Җәкәү йортында уздырылган кичәдән әзерләнгән репортаж газета укучыларга танылган карендәшебез турында сөйләр.

✅7нче биттә “Яңа еллар якынлашканда” дигән исем астында басылган интервьюларны уку да кызыклы булыр. Традиция буенча, берничә карендәшбез үтеп бара торган елга нәтиҗә ясап, киләсе елга үзләренең уй-планнары белән уртаклашалар.

✅8нче һәм 9нчы битләрдә рус телендәге “Как составить родословную: пошаговая инструкция” дигән язма үзенең нәсел агачын төзергә җыенучы һәркем өчен файдалы булыр. Һәвәскәр тарихчы, Башкортстанның Бакалы районында яшәүче Валерий Зарубин нәсел агачын төзү буенча үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклаша.

✅10нчы биттәге “Белемнек” сәхифәсендә “Данлы булсын Коткаручыбыз Иисус Христос туган көн!” дигән баш астында урнаштырылган язмаларга да игътибар итегез. Анда сез Коткаручының дөньяга килү тарихы, Туым көне турында укырсыз.

✅11нче биттәге “Җан җал иткәндә” рубрикасындагы язмаларны исә яңа елдагы озын ялларда рәхәтләнеп укырсыз. Георгий Ибушевның “Ак перәнник” дигән хикәясеннән өзек күңелегезгә хуш килер.

 ✅Газетаның 12нче битендәге “Ерткыч булса да, усал түгел” дигән язманы горсокопларга ышанучылар укымый калмас. Көнчыгыш календарена нигезләнгән йолдызнамә 2022 елда кемгә нәрсә юрый – укыгач белерсез. Бу соңгы биттә Яңа ел табынын әзерләү буенча киңәшләр, рецепт, мәзәкләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев