Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

"Туганайлар" табыштыра да, таныштыра да

Киров өлкәсе Малмыж районыннан карендәшебез Нина Васильева "Туганайлар" турында сөйли

Шөкер, “Туганайлар” газеты күләмле, эзлекле бик тә кирәкле бик зур эш алып бара икән. Менә быел тагын бер әйтеп бетергесез олы сөенечкә ирештем  бит әле: шушы үзебезнең керәшен газеты  “Туганайлар”ны саннан санга алып, укып бара алам. Моның өчен редакция журналистларына рәхмәтем чиксез: почта аша Татарстанда гына таралучы газетны безгә дә җиткерү җаен да тапканнар бит!  Минем генә түгел, инде газетны яздырып укып баручы безнең як керәшеннәренең барысының да рәхмәте бу. “Карагыз әле, без, керәшеннәр, никадәр күп икән бит! Карендәшләребез нинди оста, булган, нинди кирәкле эшләр башкара икән бит!” – дип сокланалар туганнарым, авылдашларым да. “Туганайлар”, чын-чынлап, табыштыра да, таныштыра да икән. Бер көнне, “сезне газеттан укып белдек” дип, безгә Татарстанның Арча районы Сәрдәбаш авылы үзешчәннәре килеп чыкты. Алда да аралашып торырга дип саубуллаштык. Бу шатлык түгелмени?! Тик газетның тиражы бик аз булу гына борчый мине. Кадерле карендәшләрем! Шулкадәр эчтәлекле, тәрбияви үз газетыбыз чыгып торганда кадерен белсәк иде. “Туганайлар”ны укып баручыларыбыз әлегә үз газетыбыз барын да белмәгәннәргә дә җиткерик бу хакта. Бердәм язылыйк! Газетыбызның бер “Белемнек” сәхифәсен уку өчен генә дә әллә ниләр бирерлек бит.


Руфия Әдһәмова, Малмыж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев