Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Август аеның беренче саны белән таныштырабыз

“Туганайлар” газетасының 11 августта басылып чыккан 15нче (475) санына кыскача анонс

Газетаның 1нче һәм 5нче битләрендә керәшен балаларын 11нче мәртәбә үзенә җыйган  “Айбагыр”, аны ачу тантанасы һәм анда ял итүчеләрнең беренче көннәре турында укырсыз.

2нче бит керәшен дөньясындагы яңалыклар белән таныштырыр.

Төзүчеләр көне уңаеннан, бу һөнәр ияләренең берничәсе, аларның хезмәт юлы турында уку да кызыклы булыр. Бер үк һөнәрне сайлаган биш бертуган да бар икән әле безнең керәшеннәр арасында. Кемнәр икәнен беләсегез килсә, 3нче биткә күз салыгыз.

4нче бит Пчеловодның хәзерге тормышы, анда уздырылган авыл көне турында сөйли. Журналист ни өчен “Пчеловод туган җиребез”гә аерым игътибар биргән? Ул берәр тамаша я концерт исемеме, әллә башка нәрсәме? Язманы укыгач, аңларсыз...

6нчы биттә Спаслар турында мәгълүмат урнаштырылган. “Туганайлар”ның 28 июль санында вәгъдә иткәнчә, Урманчы чиркәвендәге могҗизалы тәреләр турында да язылды, анысын да шушы биттән укырсыз.

Кукмара районының Үрәсбаш авылында яшәүче Андреевлар гаиләсе турындагы язмада сүз чит балаларны үз кочакларына сыендырган олы җанлы кешеләр турында бара. Ул язма – 7нче биттә. Шул ук биттә Георгий Ибушевның шушы җәйдә язылган өр-яңа шигырьләре дә бар.

Өйләнергәме? Ә кияүгә кайчан чыгарга? Бу хакта беләсегез килсә, газетаның соңгы, 8нче битен карагыз. Анда әле үзебезнең редакция хезмәткәренең “фирменный” рецепты да куелды. Гөбәдия пешереп, ул безне сыйлады, бу кунак сыен сез дә әзерләп карый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев