Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Апрель аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 8нче (516) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә — Саба районындагы бердәнбер керәшен авылы Кырбаш, анда яшәүче карендәшләребез турындагы язма. Бу биттә «Туганайлар»ның подписчиклары өчен күңелле хәбәр дә бар: 2024 елның июль-декабрь айларына газетабызга язылып, квитанция күчермәсен редакциягә юллаучылар арасында бүләк уйнатылачак! 

2нче биттә тырыш хезмәтләре өчен олы бүләкләргә лаек булган карендәшләребез турында язылды. Бертуган керәшен малайлары Юзеевларның спорттагы уңышлары белән дә танышырсыз. Зәйдән карендәшебез Валентин Атласовның махсус хәрби операциядәге якташларга 11 мәртәбә гуманитар ярдәм итүе турында да укырсыз. 

3нче биттәге «Һәр кешегә үз тиңе, үз куышы кирәк» дигән язма Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылындагы Елена һәм Николай Дмитриевларның үрнәк гаиләсенә багышланды. Керәшен кызлары һәм егетләренең Пасха бәйрәме, аңа бәйле йолаларга карашын беләсегез киләме? 3нче биттәге «Олы көн — гаилә бәйрәме» язмасына күз салыгыз әле. 

4нче бит Кырбаш авылын яшәүче уңган һәм сәләтле кешеләр, аш-су осталары, «Нардуган» ансамбле җыручылары белән таныштырыр. Редакциябез журналистлары Фрида Вәлитова һәм Алина Кондратьеваның бу авылда кемнәрне күргәннәр һәм ниндирәк тәэсирләр белән кайтканнар — барысы да язылды.

5нче биттәге әңгәмәне укысагыз, музыкант, җырчы Виктор Агаповның бүгенге көндә нәрсәләр белән шөгыльләнгәнен, киләчәккә планнарын белерсез. Шул ук 5нче биттә Казандагы янгын сүндерү-коткару часте диспетчеры Диана Тарасова, аның хезмәте турында укырсыз.

6нчы биттә — Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән шагыйрьләргә багышлап, Җәкәү йортында уздырылган кичәдән язма. 

7нче биттәге «Алъяпкычлар да үз асылыбызны сакласын» дигән язма элгәреге керәшен хатын-кызларының бу милли киеме, аның үзенчәлекләре, нәфис бизәкләре белән таныштыра.

8нче биттәге «Бию дөньясына ялгыш кына килеп эләктем» дигән язма герое ни өчен шулай дип әйтә һәм хәзерге вакытта ул кайда нишли икән? Беләсегез килсә, язманы ахырына кадәр укыгыз. 8 нче биттәге «Әпчи Аннасының җырулы тормышы» дигән язма Теләче районының Тәмте кызы, Казанда яшәүче асыл карендәшебезнең язмышы һәм бүгенге тормышы турында сөйли. 

9нчы биттә МЧС карамагындагы эзләү-коткару хезмәтенең 5нче төбәк отряды коткаручысы, Мамадыш районының Җөри авылы керәшене Василий Васильевның катлаулы, куркыныч һәм шул ук вакытта кешеләр рәхмәтенә лаеклы хезмәте турында укый аласыз.

10нчы биттәге «Белемнек» рубрикасында — Азап атнасының Олы четвергы«, «Олы көн — Христосның кодрәтле терелеп торуы», «Күк Патшалыгы ачылган көн» һәм башка язмалар.

11нче биттә Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә Людмила Аланлының шигырьләре белән таныша аласыз. Шулай ук, сынаулардан сыгылып калмыйча, үз бәхетен тапкан Дуся түти язмышы турында да укырсыз.

12нче биткә күз төшерсәгез, Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның керәшеннәр турында нәрсә уйлауларын белерсез; Олы көн ризыгы рецептлары белән танышырсыз. Шулай ук, бу соңгы биттә «Бакчачы почмагы» да, «Файдалы киңәшләр» дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев