Апрель аеның беренче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 7нче (539) санына кыскача күзәтү
1нче биттә – «Җаннарга арулык өсти Бәрмәнчек теләкләре» дигән язма. Язмада Мамадыш кызы Анастасия Якимованың Бәрмәнчек бәйрәменә «песиле» тал ботагы өзгән чагындагы фотосы да урын алды.
2нче биттә – СВОдагы хәрби медик, Мамадыш районының Никифорово авылы егете Вадим Егоров турындагы язма. Россия Дәүләт Думасындагы күргәзмәдә элгәреге керәшен киеме күрсәтелүе турындагы хәбәр дә бар.
3нче биттә – Г. Родионов исемендәге төбәкара V фәнни-тикшеренү конференциясеннән репортаж. Я. Емельянов исемендәге III «Җәшнә, кояш, җалтыра» керәшен культурасы фестиваленең гала-концерты турындагы язма да бирелде.
4нче битне, тулысынча, Алабуга төбәгендәге Олы Шүрнәк, Югары Шүрнәк, Үмәк, Черкас кебек керәшен авыллары, анда яшәүче карендәшләр тормышы турындагы язма алып тора.
5нче биттәге «Бер көн — бер гомер» язмасын укысагыз, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың күренекле карендәшебез Людмила Белоусова турында нәрсәләр әйткәнен белерсез. Бу биттәге «Кырымда да — безнекеләр» язмасы Севастополь якларында яшәүче Эльза һәм Павел Казаковлар гаиләсе турында сөйли.
6нчы биттәге Бәрмәнчек атнасына, Азап атнасына һәм Олы көнгә багышланган язмаларны игътибардан читтә калдырмагыз. Азап атнасы көннәрендә укыла торган иманнар да күз салырга онытмагыз.
7нче биттә – Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыеваның чираттагы язмасы.
8нче биттә – «Георгий — Тукай премиясенә лаеклы» дигән язма. Бу биттә Олы көн ышанулары турында да язылды. Теләче районының Колбагыш авылыннан Мария Степанова тәмле ипи пешерү сере белән дә уртаклаша. Ураза ашлары рецептлары да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев