Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Апрель аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 7нче (515) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә Тукай районының Борды авылыннан «Борды-Чишмә» фольклор ансамбле һәм аның уңышка ирешү серләре турында язылды. Подписка рекламасы да бирелде. Анысына күз салыгыз һәм 2024 елның икенче яртыеллыгына “Туганайлар”га арзан бәягә язылып кую мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

2нче биттә – Азнакайда җирле керәшен берләшмәсе оештырылуы турындагы һәм башка хәбәрләр. Ил-көн һәм республиканың төрле районнарында, читтә яшәүче керәшеннәр тормышындагы яңалыклар, хезмәтләре лаеклы рәвештә бәяләнгән карендәшләр турында да язылды.

3нче биттәге «Шагыйрь Гөргөринең олы мирасын өйрәнәләр» дигән язма да игътибарыгыздан читтә калмас. Ул Григорий Родионов исемендәге IV төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе йомгакларына багышланды. 3нче биттә, шулай ук, Кукмара районының Югары Чура авыл җирлеге һәм анда халыкка уңай тормыш шартлары тудыру уңаеннан башкарыла торган эшләр турындагы язма да бар.

4нче биттәге «Зур эшләре затлы өлгегә куела» дигән язма беренче керәшен шагыйре Яков Емельяновның тууына 175 ел тулу уңаеннан республика күләмендә оештырылган II «Җәшнә, кояш, җалтыра» конкурс-фестивале һәм анда җиңүчеләр турында сөйли.

5нче биттә – Зәй районының Сәвәләй авылында яшәүче Лидия һәм Алексей Петровларның үрнәк гаиләсе белән таныштыра. Бу язманы укыгач, Петровлар гаиләсенең тату һәм матур яшәү сере нәрсәдә икәнен дә белерсез. Бу биттә Питрәч районының Кәвәл авылыннан кул эшләре остасы Ольга Чумучова турында да язылды.

 

6нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсе Олы уразаның Азап атнасы көннәре нәрсәне аңлатканы белән таныштыра. "Белемнек«тә, шулай ук, Изге Лазарь, аның язмышы турында да сөйләнелә. Пасха атнасында пешерелә торган Миро мае турында да белерсез. 6нчы биттәге «Гасыр җөзе» рубрикасында 1955 елда Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында төшерелгән тарихи фото бирелде. Менделеевск районының Иске Гришкин авылы атамалары турында да кызыклы язма урын алды.

7нче биттәге «Түбән Кама ягы батырлары» дигән язма бу райондагы Трудовой поселогының данлыклы көрәшчеләре, аларның династияләре белән таныштыра. Бу биттә, шулай ук, Чистай районының Югары Кондрата авылын яшәтүгә зур тырышлык куйган авылдашлары, галим Аркадий Иванов турында да укырсыз.

8нче биттә «Туганайлар» газетасы журналисты Алинә Галимҗанованың Биектау районы егете, геолог Вадим Киселев белән әңгәмәсе урнаштырылды. Газетаны укучылар ни өчен "Туганайлар"сыз яшәмик", дип әйтә, анысына да күз салыгыз әле. Соңгы биттәге рецепт буенча, ураза ашы да әзерләп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев