Апрель аеның икенче санына кыскача күзәтү
Апрель аеның икенче санына №8 (468) анонс:
Беренче биттә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козлов турында мәкалә урын алды.
Икенче биттә мактаулы исемнәр алган карендәшләребез Алексей Макаров, Сергей Степанов, Алексей Русовлар турында яздык. "Айбагыр" этнолагеры турында һәм илдә булган яңалыклар турында кыскача мәгълүмат бирдек.
Өченче биттә Мамадыштан Лидия Пасыеваның Албай авылы музее турында язылган мәкаләсен укый аласыз.
Дүртенче бит керәшеннең милли киеменә багышланды. Валентина Максимова традицион кием буенча кызыклы интервью бирде.
"Ничек яшисең, авыл?" рубрикасында Зәй районының Югары Баграж авылында ат асрап яшәүче Короновлар гаиләсе һәм Мамадыш районының Чия башы (Никифорово) түтиләре турында язмалар урын алды.
"Җанга якын җамагатым" рубрикасында Менделеевск районының Иске Гришкин авылы керәшеннәренең олы мирасын саклап калу өчен тырышучы Япаевлар гаиләсе турында матур мәкалә укый аласыз.
Җиденче биттә "Арумысез, җолалар" рубрикасы астында Олы көнне элек ничек үткәрүләре, төрле район керәшеннәренең ничек бәйрәм итүләре турында яздык.
Сигезенче биттә Чәбиядә туып-үсеп, туган авылы урынын биләгән Түбән Кама шәһәрендәге төзелештә, транспорт сәүдәсе тармагында гомере буе эшләп, хезмәте белән танылган шәхес Александр Марков турында укырга була.
"Белемнек" рубриксында һәркөн укылырга тиешле төп иманнарны бирдек.
"Әдәби әсәр" рубрикасы астында күренекле шагыйрьләребез һәм язучыларыбызның матур әсәрләре бастырылды. Рәхәтләнеп укыгыз!
Ахыргы биттә газетабызны яздыртучы тугры укучыларыбыз турында укый аласыз. Файдалы киңәшләрне дә онытмадык.
Язмалар күңелегезгә хуш килер дип ышанып калабыз.
Һәр керәшен җортына "Туганайлар" килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев