Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

94 яшьлек Мария Васильева «Туганайлар»ны күзлексез укый

“Туганайлар”ны яратып укучылар безнең белән гел элемтәдә торалар.

Алар үзләренең шатлык-борчуларын сөйлиләр, киңәшләрен, фикерләрен дә белдерәләр. Чаллыда яшәүче Василиса Шакурова да безгә үзе шалтыратты.


“Минем әнием Мария Васильевага 94 яшь. Ул тыл һәм хезмәт ветераны. Хәзер дә газетаның килүен, иң якын кешесе кайтуын көткәндәй көтеп ала. Һәр санын гына түгел, һәр мәкаләне дә кат-кат укый. Шундый киң эчтәлекле, керәшеннәрнең йолаларын, яңалыкларын яктырткан, белемнек битләре алып барган газетабыз булуга сөенә. Бигрәктә үз районнарына кагылышлы, артистлар турындагы язмалар белән кызыксына. Георгий Ибушев турында яки аның шигырь-җырлары басылган булса шатланып укый. Сугыш чоры баласы булганлыктан, андый темага язылганнарын укыганда, күз яше белән, үзенең бала чагын искә төшерә. Әнием үзе Мамадыш районының Казаклар авылында туып-үскән, гомерен балалар укытуга багышлаган. Алар әтием белән газета беренче чыга башлаганннан алып бер санын да калдырмый алып, туплап барганнар. Әтием – Иван Васильев-Емельянов Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан иде. Ул мәңгелеккә күчте инде. Емеляновлар нәселеннән. Керәшеннәргә хас кушамат та бар – “Титиләр” диләр безне. Язмыш аларны Саба районының Төбәк авылына илтә. Шунда озак еллар яшәп, лаеклы ялга чыктылар. Әнине кышын Чаллыга алып киләбез, җәен яңадан авылга кайтарабыз”, – диде Василиса Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев