Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Ягымлы яз бәйгесенең җиңүчесе кем булыр?

“Ягымлы яз” бәйгесендә сигез конкурсант катнашачак

21 апрель көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында “Ягымлы яз” дип исемләнгән матурлык конкурсы узачак. Бу чарага Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова һәм активы килер дип көтелә.

Быелгы конкурсның шартлары буенча, керәшен чибәрләрен өч төркемгә бүлеп бәяләячәкләр. Беренче төркемдә 12-16 яшьлекләр, икенчесендә 16-26 яшькәчә кызлар көч сынашса, өченчесендә 26 яшьтән узган тәҗрибәле гүзәл затлар катнашачак.

 “Ягымлы яз” чибәре кем булыр икән? Конкурста өстенлекне тәҗрибәме, әллә инде яшьлек алырмы? Әлеге сорауларга җавапны 21 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Керәшен Сәрдәсе авылы клубында белербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев