Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

“Туганайлар” - һәр өйгә

Бу көннәрдә Татарстанда вакытлы матбугатка язылу кампаниясе гөрли. “Туганайлар” культура-агарту газетасы – Россиядә керәшеннәр өчен басылучы бердәнбер басма

“Туганайлар” битләрендә керәшен авылларының көнкүреше, башкаларга үрнәк итеп куярлык кешеләре турында язмалар урын ала. Басмабызда Республикабызда гына түгел, Россия буенча зурлап уздырылган чараларда керәшен кешеләре, керәшен фольклор коллективларының уңышка ирешүләре дә яктыртыла. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы, аның “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең эшләрен анализлап, шагыйрь-язучы карендәшләребезнең иҗат җимешләрен дә “Туганайлар”ны укып белә аласыз. Иманнар, ару сүзләр язылган “Белемнек” битләре дә басыла. Халкыбызның үзенчәлекле этник культурасын барлау һәм республикада милләтара сәясәтне һәм мөнәсәбәтләрне ныгытуда да газетабызның роле зур.

“Туганайлар”га һәр почта бүлегендә һәм Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) онлайн язылырга була. Икенче яртыеллыкка язылу бәясе нибары 450 сум, индексы - П2351

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев