Сокландыргыч ветеран
Тау белән тау гына очрашмый, диюләре хак. Мин бу гыйбарәнең дөреслегенә үз мисалымда инандым
Тау белән тау гына очрашмый, диюләре хак. Мин бу гыйбарәнең дөреслегенә үз мисалымда инандым Казанда яшим, Иске Зәйгә кызларыма килгәч, моннан 72 ел элек күргән танышым белән очраштым. Дөресрәге, безне газета-журналга булган хирыслык очраштырды. “Мин килгән кеше, бистәгездә иң күп газет-журнал алдыручы кем булыр икән?” - дип, кибеткә кереп, бу хакта мәгълүмат алдым.
Кибетче биргән адрес буенча Татьяна апа Кашапова янына юл алдым. Мине өлкән яшьтәге зыялы, әле дә матурлыгын җуймаган мөлаем йөзле, бик ачык апа каршы алды. Аның газета-журнал укуы аралашуыннан күренә. «Сездән матбугат белән танышырга рөхсәт сорарга керүем», - дидем мин аңа. Сөйләшә торгач, аны каядыр күргән сыман тоелды. Бер-беребезгә карашып торганнан соң:
-Сезнең Казанда сугыш елларында Менжинский исемендәге клубта чыгыш ясаганыгыз булмадымы? - дип сорадым.
-Әйе, минем яшьлек елларым Казанда узды, - дип җавап бирде Татьяна апа.
-Алайса сез әлеге клубта әтием соравы буенча «Шахта» көен җырлаган Татьяна Атласова буласыз инде, ул чакта сезнең башкарудагы җыр әтием күңеленә хуш килеп, аңа яшәргә көч өстәде. Соң булса да, сезгә рәхмәтемне җиткерәсем килә, - дидем мин аны кочып.
Әлеге очрашудан соң сугыш еллары белән бәйле хатирәләр күз алдына килде. Әле дә хәтерлим, әтием Сабир сугыштан бер аягын югалтып кайтты. Әтиемнең инвалид булып кайтуы бик авыр булды. Шулай беркөнне Менжинскийда концерт булганын ишетеп, без – әтием һәм туганнар белән бергәләп клубка килдек. Миңа ул чакта 12-13 яшь тирәсе иде. Клубка килеп, үзебез бер рәт булып тезелешеп утырдык. Әле дә хәтерлим, сәхнәгә күтәрелгән Татьяна атлы кыз матур, озын дулкынлы чәчле булуы өстенә, матур итеп «Партизан отряды», «Щорс» җырларын башкарды. Ул биредә шулай еш чыгыш ясый торган була. Әтием аңа, сеңлем, «Шахта» көен дә җырламыйсыңмы, дигәч, ул моңлы һәм аһәңле итеп әлеге җырны сузуга, бөтен зал тынып калды, әтием күзеннән исә ихтыярсыз яшь тәгәри башлады. Әлеге мизгелне бернәрсә белән аңлатырлык түгел! Җырның сүзләре бәгырьләрне айкый, күңел тула. Апам үзе бәйләгән бияләйне кулымнан алып, җырчы кызга миннән бүләк иттерде. Мин сиңа тагын бәйлим аларны, диде ул.
72 елдан соң Татьяна апа белән язмыш янә безне очраштырды. Шуннан без аның белән туганнардай аралашабыз, очрашкан саен сүзебез бетми. Аның үткәне, бүгенгесе, балалары-оныклары, аның матбугатны үз итүе, кул эшләренә оста булуы гаҗәпләндерә. Ә бит аңа 91 яшь.
Аның әтисе Федор Атласов Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, Василий абыйсы әлеге сугыш башланганчы император Николай II һәм аның гаиләсен саклаучы булып хезмәт итеп, Георгий крестына лаек булган. Бөек Ватан сугышында исә өч абыйсы катнашкан, үзе дә сугыш елларында Казан авиация заводында хезмәт куйган. Аның өч улы, дүрт оныгы, бер оныкчыгы ил чиген саклаган. Менә нинди горурлык!
Татьяна апа Яңа Федоровка авылыннан (ул авыл хәзер юк инде). Сугыш елларында кыз колхозда нинди генә эшләр башкармаган?! Мәктәпкә укырга да йөргән, басу-кырда хезмәт куярга да өлгергән. 17 яшь тулгач, аны дуслары белән Казанга хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Аларга башкалада барактан яшәргә урын бирелә: кызлар аэродром өчен траншея казый. 1944 елның 24 декабрендә кызларны трамвайда, 8нче фабрика каршындагы НКВДның хәрби янгын командасына эшкә алып киләләр. Аларны нәкъ хәрбиләрчә киендерәләр: өсләрендә каеш буылган бушлат, башларында бүрек, гимнастерка. Биредә аларның хезмәте тәүлегенә дүрт сәгать кизү торудан гыйбарәт була. Баракка кайтып ял итеп алгач, дүрт сәгать Горбунов исемендәге Казан авиация заводында кизү торалар. Әлеге заводта эшчеләрне тентеп кертеп, тентеп чыгаралар. Сугыш елларында бу хәрби завод иң күп самолетлар җитештерүче була. Сугышка ул елларда Казанда 10 меңнән артык самолет җыела. Ике кизү тору ноктасы да җаваплы була. Ике объектта эшләп, кичкә баракка эт булып кайтып ава идек, ди Татьяна апа. Шулай бервакыт хәрби янгын командасыннан кизү торудан кайтып, бераз ял итәргә уйлаганда, Урицкий поселогы Коммуна йорты алдында янгын чыгып, тревога була. Янгын сүндерергә эш урынына барган Татьяна ыгы-зыгыда кулын сындыра. Яраландым дип ташлап качмый ул, шул сынган кулы белән шланга тотып янгын сүндерә. Моның өчен икенче көнне үзенә рәхмәт белдерелә. Кулым сынды, өйгә җибәрегез, дип сорап карый, ә аны үзе кизү торган янгын командасына телефонистка итеп эшкә билгелиләр.
Татьяна апа Җиңү көнендәге шатлыклы мизгелләрне сөйләп бетерә алмый. Аңа сугыштан соң да хезмәтен дәвам итәргә туры килә. 1947 елның апрелендә генә туган авылына кайтырга насыйп була.
Татьяна Федоровна хәрби киемнән башта Зәйгә, аннан туган авылына кайта. Озак та үтми Гыйльмулла атлы егет белән гаилә кора, китапханәдә эшли. Өч ул, өч кыз үстереп, олы тормыш юлына озаталар. Алар күп еллар Ләке урманчылыгында эшли, кордонда яши. Хәзер Татьяна Федоровна Иске Зәйдә ялгызы гомер итә, күп санда вакытлы матбугат алдыра. Йөзенче дистәсен ваклаучы ветеран нинди генә кул эшләре тотмый: тегә, бәйли, чигә. Оныкларына төрле-төрле төсләрдән кофта, юбкалар, бияләйләр бәйли. Салфеткаларны исә нинди формада, нинди зурлыкта гына итеп бәйләми ул. Оста бәйләгән кул эшләренең эчендә җаны гына юк, алардан зур бер күргәзмә оештырып була хәтта. Иң мөһиме, җан җылысы салынган кул эшләрен талисман итеп туганнары, танышларына бүләк итә. Кул эше тотып, беренчедән, вакыт тиз уза, икенчедән, аларны бүләк итү күңелгә рәхәтлек өсти, ди Татьяна апа. Җепләр белән аны Әлмәттә яшәүче оныгы Павел тәэмин итеп тора. Фәнни хезмәткәр Павел әбисен шулай сөендерергә ярата. Татьяна апаның игелекле 21 онык-оныкчыгы гына бар. Кече улы Сәгадәт Кашапов - геолог, оныкларына килгәндә, Ландышы - эчке эшләр бүлегендә тикшерүче, Анна - педагог, Дамирының үз кибете бар, Татьяна исә Хабаровскийда алыштыргысыз хирург. Кайсы гына баласы һәм оныгын алма, алар тормышта ныклы үз урыннарын булдырганнар.
Арабызда менә нинди сокландыргыч ветеран яши. Андыйларга игътибарлы булыйк, кадерләрен белик...
Сания Сабирҗанова, Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев