Туганайлар

“Шыгырдавыклы башмаклар” Дарья АППАКОВА

Бүгенге көндә Дарья Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе “Балачак энциклопедиясе” исемле электрон китапка кертелгән. Язучының әсәрләре мәктәп программасында да урын алган. 4 нче класста “Шыгырдавыклы башмаклар”, 5 нче класста “Рөстәм”, 6 нчы класста “Сөяк саплы пәке” хикәяләре өйрәнелә.

Гөлшатның сары башмаклары бар. Сап-сары, сары күбәләк канаты төсле башмаклар. Их, матурлар да! Үзләре тагы аякка кию белән җырлый башлыйлар: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр. Әйтерсең, олтаннарында тылсымлы кубыз бар. Мондый башмакларны киеп, урам ташларын текелдәтеп, тек-тек итеп басып йөрүең ни тора!

Бик-бик кадерле бүләк алар. Әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәргән ул сары башмакларны. Ә аның әтисе – танкист.

Гөлшат, аларны киеп, беренче көнне үк Ләләгә күрсәтте. Ничек күрсәтмәсен, Ләлә Гөлшатның иң якын дусты ич. Күрше бүлмәдә генә тора. Алар икесе бергә бакчага баралар. Шулай бергәләшеп кайталар да. Кайткач, курчаклы уйныйлар...

Ләләнең әтисе фронтта. Исән генә булсын. Әтисе кайткач, Ләләгә дә шыгырдавыклы башмаклар алып бирер әле.

Ә менә Гөлшатның әтисе кайтты да инде. Әтисе белән бергә бәйләм-бәйләм, кочак-кочак бәхет нурлары кайтты. Ул кайткач, өй эче бөтенләй яктырып киткән сыман булды. Әллә әтисенең күкрәгендәге йолдызлар шулай балкыттылар инде өйне, әллә кояш юмартланыбрак көлә башлады.

Гөлшатның башмаклары дисәң, алар тагын да күңеллерәк шыгырдыйлар. Менә бит ул ничек – әти кайткач!

Гөлшат, сөенеченнән нишләргә белмичә, Ләләләргә йөгерде.

– Әтием кайтты! Их! Йолдызлары ла, йолдызлары! – дип кычкырып җибәрде ул. Тик аңа эндәшүче булмады.

Ләләнең әнисе сандык өстендә елап утыра. Ләлә дә, әнисенә кушылып, үксеп-үксеп елый иде. Ул, башын күтәреп, калтыра- выклы тавыш белән:

– Хәзер инде минем сары башмакларым булмас, – диде.

– Әйе, күгәрченем, әтиеңнең батыр гәүдәсе сугыш кырларында ятып калды. Кабере өстенә миләүшәләр үскәндер, – диде әнисе авыр сулап һәм, кызын кочаклап, яңадан елый башлады.

Гөлшатның күкрәгенә таш кереп урнашкандай булды. Шул вакытта ишек ачылып китте да өйгә Ләләнең өч иптәше килеп керде. Берсе зур курчак күтәргән. Берсе мәк чәчәге төсле кызыл туп тоткан. Кызлар Ләлә янына килделәр.

– Бу тупны идәнгә бәрсәң, ул түшәмгә кадәр сикерә, – диде бер кыз һәм тубын елап утырган иптәшенә бирде.

 – Бу курчагымның күзләре ачыла да, йомыла да белә. Ул мине бик ярата. Ал, Ләлә, курчагымны. Ул сине дә шулай яратыр, – диде икенче кыз.

– Бу чәчәкләремне үзем сайлап алдым, – диде өченчесе. Тагы ишек ачылды. Бу юлы Гөлшатның әтисе килеп керде.

 – Иһи! – диде ул, аның кулыннан тубын алып. Тупны идәнгә бер бәрде, туп түшәмгә кадәр сикерде.

 – Ләлә, кызым! Мин сине иртәгә курчак театрына алып барырмын, Гөлшат та барыр. Барырсың бит, Гөлшат?

Гөлшат бер сүз дә әйтмәде. Тиз генә чыгып китте дә, бүл- мәсенә кереп, актарынырга тотынды.

 – Кызым, ни эзлисең анда? – дип сорады әнисе.

 – Берни дә түгел, – диде Гөлшат. Ә үзе һаман эзләнә. Әйберләрнең берсен ала, берсен куя. Менә аның күзләре сары башмакларга төште. Башмакларын кулына алды да әйләндерә- әйләндерә карады. Нинди чибәрләр бит! Менә ул аларны күкрәгенә кысты. Шуннан соң әнисе янына килде. – Әнием! Ләләгә кызлар чәчәкләр алып килделәр. Аннары курчак та, аннары тагы туп. Әй, бик сикерде дә! Мин дә башмакларымны бирәм, әнием, яме.

– Ярый, ярый, акыллым. Бик яхшы булыр, сөендер иптәшеңне. Бар, бүләгеңне кертеп бир, – диде әнисе.

– Ләлә! Мә, башмакларымны киеп кара, аягыңа сыямы? диеп, Ләләгә аларны кияргә булышты. Ләлә аякларына киеп карый-карый, ишекле-түрле йөри башлады.

– Сап-сары, сары күбәләк канаты кебек бит үзләре! – диде Гөлшат, дусты тирәсендә сикергәләп.

 – Дускаем! Мин сиңа аларны бүләк итәм. Теләсәң ничек шыгырдатып йөр, яме! Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 апрель 2018 - 11:51
    Керәшен гимны нинди ул?
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим