Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Питрау бәйрәме гөрли безләрдә - җыеннар кайчан,кайда узачак

Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә Питрау бәйрәме узу вакытлары билгеле булды

Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Көннәр, Аллага шөкер, матур тора. Болыннарда җиләкләр пешә, чәчәкләргә кунып, күбәләкләр уйный, тирә-якка кипкән печән исе таралды.

Нәкъ көнендә, 12 июльдә Зәй районы Cарсаз Баграж авылының Кашка тау итәгендә; Кукмара районының Түбән Чура; Сарман районының Ләке; Менделеевск районының Сәйтәк 17.00; Теләче районының Петровский; Тукай районының Мәләкәс; Мамадыш районының Албай авылларында Питрауны зурлаячаклар.

13 июль 16.00 сәгатьтә Менделеевск районы Монай авылында Питрауга багышап Авыл көне, Кукмара районы Үрәсбаш, Балык Бистәсе районы Шеморбаш, Сарман районы Түбән Чыршылы, Чистай районы Бахта, Түбән Кама районы Олы Аты, Келәтле, Яңа Чишмә районы Ленино авылында Питрау бәйрәме узачак.

14 июль көнне Чаллы шәһәренең Җиңү паркында Питрау 15.00 сәгатьтә гөрләячәк.

20 июльдә кичке якта Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” республика керәшен мәдәнияте юбилей фестивале узачак.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев