Олы көн Зинаида Захарова
Олы көн якшәмбегә туры килә. Бәйрәмгә әзерлек күпкә алдан башланды. Әнием өй юды. Тәрәзә пәрдәләрен дә юып элде. Сеңлем белән мин дә әнигә булыштык, читтә калмадык.
Олы көнгә каршы кичтә бергәләп авылга кайттык. Әнием белән әтием күп итеп күчтәнәчләр алды: төрле төстәге матур кәгазьләргә төрелгән конфетлар, җимешләр, перәнникләр. Әби күчтәнәчләребезгә бик сөенде. Ул үзе зур табак тутырып йомырка пешергән иде.
— Бик вакытлы кайттыгыз, балалар. Пешкән йомыркаларны буярга кирәк. Үземә генә бик озакка китә, - диде ул.
Без җиң сызганып эшкә тотындык. Йомыркаларны берәм-берәм төрле төстәге буяулар салынган савытларга төшереп алабыз. Шулай итеп сеңлем белән тырышып, җиренә җиткереп, йомырка буядык. Буяп бетергәч, аларның матурлыгына сокланып туя алмадык. Төрле төсләргә манылган йомыркалардан күзләр камаша. Иң матурын сайла дисәләр, югалып та калырсың.
— Иртәгә йомырка җыярга чыгасызмы соң? – дип со-рады әбием.
Сеңлем белән мин бертавыштан:
— Чыгабыз, - диюгә, безне шунда ук йокы бүлмәсенә озаттылар.
— Йомырка җыючылар бик иртә йөри. Таң әтәчләре уянганчы, - дип кисәтте әбием. Без уянганда, әле кояш та чыкмаган иде. Тиз-тиз юынып, бәйрәмчә киенеп тә куйдык. Әбием безгә киңәшләрен дә бирергә онытмады:
— Балалар, кешегә кергәч, аларны тылсымлы сүзләр белән сәламләгез. Иң беренче күрше Анна әбигә керегез. Ул сезне көтеп тора. “Сынаганым бар, балаларыңның аяклары бик җиңел”, - дигән иде. Күңелегез саф, чиста. Уйларыгыз да матур. Аякларыгыз да шуңа җиңел. Әйе, Олы көндә аяк сынау бар. Имеш, беренче булып җиңел аяклы бала керсә, кош-кортлар, каз-үрдәкләр уңа.
Мин, сеңлемне узып, Анна әбиләргә йөгердем. Мине күрүгә, күрше әби елмаеп җибәрде. Әбием өйрәткәнчә “Христос терелеб торган!” дип сәламләдем мин аны. Ишек янындагы урындыкка мендәр куелган иде. Беренче керүчене мендәргә утырталар һәм пар йомырка бирәләр. Мендәрдә Анна әбиләрдә генә түгел, тагын берничә өйдә утырырга туры килде әле миңа.
Йөгерә-йөгерә йомырка җыеп, югары очка ме- неп җитүебезне сизми дә калганбыз. Сеңлем белән, биштәрләрне көч-хәл белән күтәреп, әбиләргә кайтып кердек. Биштәрләребездә йомыркадан башка конфет һәм тагын күптөрле тәм-томнар бар иде.
— Балалар күп йөрде, - диде әбием шатланып.
Аның буяулы йомыркалары шактый гына кимегән иде. Олы көндә хуҗабикәләр йомырка җыючыларны көтеп ала. Балалар күп керсә сөенәләр.
Ашап эчкәч, безгә хәл кереп китте. Бәйрәм башлана гына ич әле. Олысы-кечесе Метерей тау итәгенә җыелачак. Без дә әти-әниләрем белән тауга йомырка тәгәрәтергә барырга булдык. Шундый матур бәйрәмнән калалармыни? Күрше Катя керүгә, бергәләшеп тауга киттек. Йомырка тәгәрәтү уены ел да шунда уза. Үзе- без белән йомырка да алырга онытмадык. Уенның тәртибен мин яхшы беләм. Йомыркаларны тезеп куясың да чиратыңны көтәсең. Чиратың килеп җиткәч, кулыңдагы йомырканы тәгәрәтеп җибәрәсең. Куелган йомыркаларның берсенә булса да тидерә алсаң отасың. Йомыркалар бәрелеп-сугылып ватылып та бетә. Кем күбрәк йомырка бәрә, шул кеше җиңүче була. Бәрелгән йомыркалар да аңа эләгә. Безнең арада әниебез җиңүче булды. Ул бер-бер артлы биш йомырка алды. Аны җитезлектә, шаянлыкта берәү дә уздыра алмады. Йомырка ала алмасам да, мин рәхәтләнеп ял иттем. Таудан аерыласыбыз да килмәде. Әтием белән әнием ирексезләп алып кайтып киттеләр. Тау итәге шул рәвешле кичкә кадәр гөр килеп торачак әле. Караңгы төшүгә, авыл яшьләре тау итәгенә кичке уенга җыелачак. Биешеп, җырлашып, күңел ачачак алар. Шундый матур бәйрәм ул Олы көн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев