Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Николаев Леонид Ильич

Николаев Леонид Ильич (1924-2014)

1924 елның 29 февралендә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны Чебакса механизаторлар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Укып кайткач, тракторчы булып эшли. 16 яшьлек егет, үз теләге белән, фронтка җибәрүләрен сорый. Тик, яше тулмаганга, аны алмыйлар.

1942 елның көзендә, аны районнан Татарстан хәрби комиссариатына җибәрәләр. Шуннан ул Горький автомәктәбенә укырга китә. Русча яхшы укыганга, Леонидны 129 автобатальонга билгелиләр. Ярты ел укыганнан соң аларга - иң яхшы механикларга, Америка автомашиналары - "Студбеккерлар" җыюны тапшыралар.

Сугышка 1943 елда алына. Леонид Ильич махсус медицина күрсәтү ротасында санитар, шофер, механик булып хезмәт итә. Батыр сугышчыны "Варшаваны алган өчен", "Висланы кичкән өчен", "Сугыштагы батырлыклары өчен" медальләре белән бүләклиләр. Шул машиналарда Европаны аркылыга-буйга гизә ул. Җиңү яулап, сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. 50 елга якын колхозда бригадир, механик булып эшли, инженер, мастерской мөдире вазыйфаларын башкара. Тормыш иптәше белән 5 кыз үстерәләр. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылында яши. 2014 елның 4 октябрендә 90 яшендә үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев