Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Керәшен яшьләре традицияләрнең югалуына һәм телнең бетүенә борчыла

IV Керәшен яшьләре форумы делегатларын традицияләрнең югалуы һәм тел бетү борчый. Бу хакта алар “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Миңа бүгенге көндә керәшен яшьләренең ничек яшәве кызык. Мин үзебезнең телебезнең югалып барганын сизәм. Форумда керәшенчә сөйләшермен дип уйлаган идем, ә монда әби-бабайлар да рус телендә аралаша”, - диде форум делегаты Константин Алексеев.

Константин Алексеев тату гаилә булсын өчен ир белән хатынның диннәре бер булырга тиеш дип саный.

“Яшьләр теле, киемнәре, гореф-гадәтләре, тарихлары өчен борчыла. Яшьләр әти-әнинең сүзләрен колак сала башлады. Алдан төрле милләт, төрле дин вәкилләренә кияүгә чыгалар яки өйләнәләр иде. Хәзер яшьләр бераз уйлана башлады. Бергәләшеп чиркәүгә йөргән гаиләдән дә яхшырагы юк”, - диде ул.

Чараның төп оештыручысы Алиса Спиридонова  форумда эшләп килгән остаханәләрнең нәкъ менә шул проблемаларны истә тотып уздырылуын әйтте.

“Форумда төрле остаханәләр эшләде. Мәсәлән, туйда нинди кием кияргә кирәк икәнен өйрәндек. Миңа бу кызык, кирәк, чөнки мин үзем дә туемны керәшен стилендә ясарга уйлыйм”, - диде Алиса.

“Татар-информ" МА, Алмаз Шиһабетдинов

Фото: Расих Фасхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин, киресенчә, форумнан күңелемне сөенеч белән тутырып кайттым. Чөнки монда булган яшьләрнең күбесе үз телен белә. Шул ук вакытта, башка төбәкләрдән килгән кунаклар да керәшеннәр турында күбрәк мәгълүмат туплый алсыннар өчен, рус телендә дә аралашу урынлы булды дип саныйм. Гомумән, керәшен халкымның яшь буыны белән бик горурланам, ул төрле яктан уңган, үз карендәшләрен һәм башка милләт вәкилләрен ихтирам итүче кешеләрдән тора. Барлык оештыручыларга мең рәхмәт!