Туганайлар

Керәшен мәдәнияте үсеше тарихыннан (Дәвамы бар.)

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының иҗтимагый мәйданында керәшеннәрнең яшь буыны вәкилләрендә дә, олы яшьтәге халык вәкилләрендә дә этно-мәдәни яңарыш хәрәкәте активлыгын күзәтергә мөмкин

Социология, культурология белгечләренә, журналистларга моның сәбәбен ачыклау, бу хәрәкәтнең этәргеч көчләренең чыганакларын җәмәгатьчелек өчен аңлатып язып бирү бурычы да барлыкка килде. Бу феноменга җавап табу өчен, әлбәттә, керәшен мәдәниятындагы алдарак булып үткән тарихи вакыйгалар, белешмәләр белән танышу кирәк. Бу бик күләмле, актуаль, аз өйрәнелгән тема, шуңа күрә аны тулаем түгел, өлешләп яктырту кирәктер. Әлеге язмабыз 1860-1960-нчы еллар арасында үткән вакыйгалар белән танышуга багышлана

19 гасыр уртасы реформаларының татарларга йогынтысы

XIX йөз уртасында Россиядә узгарылган реформалар – халыкның урта гасырларга хас, искергән халәтләрен үзгәртеп, яңа заманга күчү арасындагы ызан билгесен үти. Бу реформалар Россия халыкларының дини, дөньяви, икътисади-сәяси тормышлары өлкәсен төптән яңарта. Шул чордагы татар-мөселман җыены тормышын алсак, анда ике капма-каршы юнәлештәге хәрәкәт барлыкка килә. Аның берсе кадимчелек (искелекне саклау хәрәкәте), икенчесе җәдитчелек (яңалыкка омтылу хәрәкәте). Татар халкының тормышында кадимчелек һәм җәдитчелек хәрәкәтен тасвирлаган шактый күп әдәбият бар. Әмма Россиянең XIX йөз уртасындагы иҗтимагый-сәяси тормышында булган реформаларның керәшен җыены үсешенә тәэсире нәтиҗәләрен чагылдырган тикшеренүләр әлегә чаклы җитенкерәми.

Керәшен җыены тормышында XIX йөз уртасында барлыкка килгән үзгәрешләрне кардиналь дип атап була, һәм аларның әһәмияте чуваш, удмурт, мари, мөселман-татар җыеннарындагы нәтиҗәләр белән тиң.

Урта гасырларның соңгы дәверендәге татарларда ислам хәяты кризис кичерә. Кризистан чыгу юлы төрле реформалар (ислах) үткәрү аша һәм Европа илләре моделе буенча икътисад, мәгариф системасын яңача үзгәртү (җәдитчелек) аша юл табарга тырышуга китерә. Бу өлкәдә хезмәт итүче лидерлардан И.Гаспринскийны һәм башка күп кенә күре- некле идеологларның исемнәрен атап булыр иде.

Искелектән китү

Керәшеннәрнең православ җыеннары да бу заман кризис кичерә, чөнки искергән алымнар белән эшләү алга китеш бирми. Кризистан чыгу юлында шулай ук Европа тәҗрибәсен кулланып яңа үзгәрешләр кертүче идеологлар барлыкка килә. Алар арасында иң беренче чиратта Н.Ильминский исемен атау кирәк. Ул рус булмаган халыкларның мәгарифе өлкәсендә туган тел ресурсларын куллану, дин дәресләре, чиркәү хезмәтендә туган тел мөмкинлекләрен файдалану тарафдары була. Бу гамәлне Европа- дагы протестантлар тарафыннан яңа дәвергә хас туган телләрне актив куллану тәҗрибәсе белән чагыштырып була. Урта гасыр православ кануннары буен- ча эш йөртелсә, мондый гамәл катгый тыелыр иде.

XIX йөз урталарына кадәр Россиядәге динара мөнәсәбәтләрне күзаллап кара- сак, әлеге заманда керәшен җыены да, мөселман җыены да бер үк гарәп графикасына нигезләнгән хәрефләр, бер үк орфография, бер үк дини терминнар, якын лексика кулланганнар. Керәшеннәр өчен дини китаплар рус чиркәве тарафыннан гарәп графикасында иске әдәби телгә тәрҗемә ителеп басылган. Татарларның да, керәшеннәрнең дә традицион кием комплекслары кадимчә үзара якын булган. Ике җыенда да йолалар белән бәйле сәнгать көчле булган. Йола көйләре, аш-су, мәҗлес җырулары аерылмаган. Ике җыенда да кирәмәткә, кыр, урман, су, ут иясенә ышанулар да уртак, кыр келәве, яңгыр келәве, мәҗү- силек белән бәйле корбан китерү йолалары да уртак булган.

Катып калган иске гадәтләрдән тәмам туйган яшьләр үзләре генә бер нәрсә дә үзгәртә алмаган. Тик Россиядә реформалар башлангач һәм капитализм ургып үсә башлагач кына үзгәрешләр башлана. Татар буржуазиясе, милли укымышлылар яңа вакытка хас җәдитчелек хәрәкәтенә кушылалар. Нәтиҗәдә дини ислами тормыш белән бергә дөньяви мәдәният тә үзгәреп үсә башлый. Менә шундый шартларда сәхнә сәнгате дә барлыкка килә һәм артистлар аша татарларның унификацияләнгән милли мәдәнияте формалаша, иске гадәтләр, йолалар онытылуга дучар булалар.

Сорау туа, керәшеннәрдә шуңа охшаш хәрәкәт булганмы, керәшеннәр милли мәдәният кыйммәтлекләрен татар белән бергә төзегәнме, әллә бу процесс аерым рәвештә узганмы?

Үзгәреш һәм күтәрелеш чоры

Моның җавабы шул: 1860 еллардан башлап керәшеннәр кириллицага күчә, православ уку йортларында туган телләрендә яза белгән керәшен укымышлылары катламы тәрбияләү башлана. Керәшеннәрнең язма-әдәби теле формалаша, аның лексикасы иске заман әдә- би телгә түгел, гади авыл кешеләренә аңлашыла торган халык теленә нигезләнә, орфографиясе унификацияләнә. Мондый реформаларны керәшеннәр сөенеп кабул итәләр. Чын халык телендә дини-православ эчтәлекле басмалар, тарих, уку-укыту материаллары, шигырь җыентыклары, театр әсәрләре, матур әдәбият үрнәкләре зур тиражлар белән дөнья күрә. Укытучылар семинариясендә, Үзәк керәшен мәктәбендә Казан шәһәре халкы өчен керәшенчә концерт-спектакльләр әзерләнеп күрсәтелә.

Бу үсеш күрше чуваш, удмурт, мари халыкларында барган процесслар белән бик тә охшаш. Чөнки Идел-Урал төбәге халыклары да сәхнә аша популярлык ала башлаган гомум-уртак милли-мәдәни катламнарын булдыруга керешәләр Бу чорда керәшен һәм мөселман-татар төркемнәренең дини аерымлыклары булу сәбәпле, укымышлылар арасында эшлекле, позитив юнәлештәге мәдәни, сәяси элемтәләр булмый. Шуның аркасында керәшен укымышлылары татарларның гомум милли мәдәният катламын төзү эшендә катнаша алмый. Ул чорда татарлар белән керәшеннәрнең әдәби тел, мәгариф системасы, массакүләм мәгълүмат чаралары аерым төзелә һәм үсеш ала. Мондый торыш нәтиҗәсендә бу ике төркемнең милли мәдәният итү иҗаты ике тармакка бүле- неп, аерым үсеш ала.

Аерым үсеш

1905 елда “Керәшеннәр – аерым халык” (“народность”) дигән лозунг чыга. Моның сәбәбе дә бар: татарларның җәдитчелеккә хас сыйфатлар алган, ислам эстетикасы белән үрелеп үскән унификациләнгән мәдәниятләре керәшеннәрне исәпкә алынмыйча төзелә һәм ул аларга ят була, керәшеннәр аны кабул итә алмый. Керәшеннәр дә гомум керәшен мәдәнияте катламын төзи башлыйлар, аның нигезен этник мәдәниятләре һәм православ христиан эстетикасы тәшкил итә һәм бу процесска да татар җәдитчеләре катнаша алмый. Димәк, бу ике мәдәни тармак, кайчандыр бер тамырлы булсалар да, инде бер-берсеннән аерылып үсеш алалар.

Рус мәдәнияте тәэсире

Рус мәдәнияты да керәшеннәргә бик көчле тәэсир итә. Мәсәлән, Казандагы Үзәк керәшен мәктәбе ролен искә алыйк. Бу мәктәптә укыган Россиянең күренекле хәрбиләреннән генерал-лейтенант Яковлев Алексей Ефимович (1903-1991) үз истәлекләрендә болай яза: “Безнең мәктәпнең җыр укытучысы Митрофан Федорович Костылев (Мамадыш өязе Арташ авылы тумасы) рус солдатларының поход җырларын татарчага күчереп ир бала укучыларга өйрәтә иде, кызларга исә чиркәү җырларыннан тыш татарчага күчергән рус дөньяви җырларын да өйрәтте”.

Шәхесләр

Керәшеннәрнең музыка сәнгатенә игътибар итсәк, бу өлкәдә күп көч куйган шәхесләр бар, алар арасында ХХ йөз башында шактый күренекле эшләр эшләгән, әмма бүгенге көнгә кадәр киң жәмәгатьчелеккә аз билгеле булганнары да бар. Керәшеннәрнең халык музыкасын өйрәнә башлаучы, халык көйләрен хор өчен эшкәртүче Гаврилов Василий Симун улы (1888–1946) Казандагы Үзәк керәшен мәктәбендә белем ала, аны яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Туган халкының иҗатын өйрәнү кебек омтылышны хуплауда керәшен мәктәбендә һәм Укытучылар әзерләү семинариясендә регентлык фәне буенча күренекле галим, борынгы рус музыкасын тикшерүче хор белгече С.В.Смоленскийдан дәресләр ала. С.В.Смоленский үзе дә керәшеннәрнең музыкаль фольклоры белән кызыксына. Аның архивында үзе язып алган бер никадәр керәшен көйләренең ноталары булуы билгеле. Керәшен мәктәбендә укып, музыка гыйлемен әйбәт үзләштергән киләчәк укытучылар арасында Аполлон Топорков исеме дә бар. Ул шулай ук туган төбәге Бакалы, Яңа Балыклы авылларында җырланган керәшен көйләрен нотага салу белән мавыга. Скрипка, гармун, фисгармония, гитара кебек уен коралларында уйнаучылар күп була.

1911 елда В.С.Гаврилов музыка училищесына укытучы буларак эшкә чакырыла һәм анда теория фәннәрен укыту белән бергә регентлык (хор) классларының мөдире була, 1916 елны Казандагы Рус опера театрына баш хормейстер итеп эшкә чакыралар. 1917 ел буталчык заманалары килеп чыккач, ул Себер ягына юнәлә һәм 1918–1920 елларда Томск каласының халык консерваториясендә укыта һәм шундагы опера театрында хормейстер була.

Геннадий МАКАРОВ, сәнгать фәннәре кандидаты,

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим