Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

"Керәшен антологиясе" дөнья күрерме?

17 май көнне “Туганайлар” газетасы редакциясендә "Керәшен антологиясен" чыгару буенча чираттагы киңәшмә узды

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Григорий Родионов (Гөргөри), арабыздан киткән күренекле җурналист, язучы Александр Филипповның хатыны Клара Филиппова, “Туганайлар” газетасының баш редакторы Людмила Белоусова катнашты. Узган ел редакциябездә  мәрхүм Александр Филиппов тарафыннан тупланган материалларны барлау, әлеге хезмәтне киң җәмәгатьчелеккә чыгару буенча сөйләшү булган иде инде.

"Керәшен антологиясе" дөнья күрерме? Бу сорауны без "Татар антологиясе"нең төзүчесе, күренекле шагыйрь Гөргөригә бирдек “Бик кирәкле басма бу. Аның инде бүгенге көнгә 80 проценты эшләнгән. Татар мәдәниятын баета торган китап булачак. Әгәр җәмәгатьчелек, дәүләт органнары тарафыннан да хуплау тапса, һичшиксез, дөнья күрәчәк,”– ди  ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев