Истә, барысы да истә...
Россиянең кайсы гына шәһәрен, авылын алып карасаң да, Бөек Ватан сугышы үз эзен калдырмаган йорт табу мөмкин түгел. Бу аяныч сугыш илебезнең бар нәсел-нәсәбенә кагылды
Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында гомер итүче Татьяна Ивановна Петрова (Матфеева) гаиләсенә дә сугышның бар ачысын татып карарга туры килгән. 30 нчы еллардагы репрессия дулкынын кичеп, Бөек Ватан сугышының бар авырлыгын күтәреп, тормыш кыенлыкларын җиңеп, бүгенгесе көндә 92 яшенә җитеп, авылның иң өлкән кешеләренең берсе булып гомер кичерә Татый әби. Тумышы белән Балык Бистәсе районы Югары Мәшләк авылыннан ул. 29 яшендә Казаклар Чаллысы авылына килен булып төшеп, Метри бабай (Дмитрий Петров) белән тигез гомер итеп, биш бала үстерәләр алар.
- 1937 елны әтиебезне “халык дошманы” дигән яла тагып репрессияләделәр... Әтием колхозда умартачы булып эшли иде. Кыш көне, исәп-хисап йөртә белгәч, колхозлар буенча ревизияләргә йөргәләде. Бәлки, шул да булгандыр сәбәбе. Әтиемне кулга алып, авылдан алып киткәч, башка аннан хәбәр килмәде...
1941 елның җәендә сугыш башланганны хәбәр иттеләр. Көн саен кәнсәләрдә телефон янында дежур утырдык. Телефон аша солдатка чакыралар. Кемгә иртән әйтелсә, шул инде көндез китеп тә бара. И-и, ул сугышка озатулар...
1942 елны әниебез дә үлеп китте. Без бөтенләй ятим калдык. Өебездә башка олы кеше булмаганлыктан, кечерәкләр турында кайгыртуны үз өстемә алырга туры килде. Ул вакытта миңа 16 яшь. Берсе 1928 нче елгы, миннән кечерәк Бәчелей, 1926 елны туган сеңлем Елена һәм иң кечкенәбез – 1937 елгы Иван. Әле җиденче классны тәмамлаган гына вакыт. Безнең авыл балалары Котлы Бөкәш авылына йөреп укый иде. Бер көн сигезенчегә бардым да мин, аннары йөреп булмады. Өйдә сыер бар, аны иртән саварга кирәк. Аннары миннән кечерәк өч бала бар, аларны бит кайдан табып булса да ашатырга-эчертергә, киендерергә кирәк. Укуны дәвам итеп булмады.
Сугыш чорында кемдер яхшы, кемдер начар яшәгән дип әйтү дөрес түгел ул. Беркемнең дә тормышы балдай булмады ул вакытта. Ачлык, хәерчелек, әле дәүләт исеменнән тау булып өелеп килгән налоглар... Авылда кеше калмады. Барлык авыр эшләр безнең кебек кызлар, хатыннар, картлар өстенә төште. Урагын урасың, көлтәсен җыясың... Иртән уракта, төнге сменада көлтәдә. Ярый ул вакытта йортыбызда сыер бар. Майларын, сөтләрен саттым. Бер базарны да калдырмадым. Ике, өч кадак җыелса да, чыктым. Нишләтәсең, налогларны түләргә кирәк. Көз житкәч, урманда чикләвек җыйдым. Шул чикләвекне чанага салып, Казанга барып сата идем. Ул вакытта машиналар юк, бөтен юлны да җәяү кичәсе. Бер өч кеше җыелып барып, ярты юлны кичкәч, Кара Ширмә авылында туктап ял итеп алабыз да, кабат юлны дәвам итәбез. Аннан Арчага бер утыз-кырык километр кала. Арчага барып җитәбез дә, поездга утырып Казанга китәбез. Шулай, икешәр көн бара идек. Әле сатасы, аннан кайтасы да бар...
Елга 40 кило ит тапшырасы, итең булмаса, малыңны бирәсең, күкәй нормасы – 100. Сарыкка хәтле саудылар ул заманда. “Брынза” дип атала иде ул. Хәтта бакча утырткан өчен дә ничәдер сум налог бар иде. Көзен бәрәңге бакчасыннан 300 центнер бәрәңге. Бирә башласаң бик күп бит ул. Ул вакытта бит ипи булмады, гел бәрәңге ашап көн күрдек. Көнгә өч тапкыр утырып ашасаң да, күпме бәрәңге кирәк.
Без эшләмәгән эш, без йөрмәгән җир калмады. Алтмыш километр ераклыктан, Чистай ягыннан симәнә ташыдык. Бер вакыт шулай, симәнәдән кайтып килгәндә, атлы кешеләр очрады. “Бүген сугыш туктады”, дип хәбәр итүчеләр булды бу. Без нәкъ авыл башына җиткән идек. Шул ук минутта бар авыл кешесе җыелды. Шау-шу киләләр, кычкыралар, елашалар. Кемдер сугыш беткәненә сөенеп елый, кайсы туганының, иренең, баласының кире әйләнеп кайтмавына ачынып елый... Онытырлык түгел ул минутларны, истә, гел истә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев