Туганайлар

Искәндәр Гыйләҗев: “Керәшеннәр диалектында зур аерымлыклар сизмәдем”

Керәшен теле темасына сөйләшүне дәвам итеп, Татар энциклопедиясе институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗевкә мөрәҗәгать иттек

Бүгенге көндә диалектларга гына түгел, хәтта әдәби татар теленә дә зур куркыныч яный. Шуңа күрә, бу мәсьәләдә реаль чынбарлыктан чыгып фикер йөртергә кирәк. Күпме мактансак та, телевизордан балаларны күрсәтеп елап утырсак та, татарча сөйләшүче балалар саны катастрофик рәвештә кими. Россия күләмендә барган тел сәясәтен дә, ата-аналар позициясен дә искә алсак, хәл бик аяныч. Төп телнең үзен саклап кала алсак; аның диалектларын яшәтү һәм үстерү - ул инде икенче мәсьәлә.

Мин үзем байтак еллар Германия белән бәйләнештә торам: анда укыдым, күпмедер яшәдем дә. Немецлар әдәби немец телен “югары тел” (Hochdeutsch) дип атыйлар. Һәм югары тел – мәҗбүри, рәсми тел. Шул ук вакытта, анда диалектлар да бик күп һәм көчле. Безнең диалектлар аларныкы янында, гомумән, берни түгел! Бавария, фриз, шваб, кёльш, һессен диалектлары бар. Бер диалектта сөйләшкән кешене икенче диалекттагысы аңламый! Һәм әдәби телдә генә тәрбияләнгән бала, гомумән, җирле диалектта сөйләшкәннәр белән аралаша алмый. Һамбургта яшәүче алман Мюнхен кешесен аңламаска мөмкин. Аермалар шундый булуга карамастан, бөтен законнар буенча, бу сөйләшләр алман теленең җирле диалектлары итеп кабул ителгән. Ә без, татарлар, нинди диалект куллансак та, бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз һәм телебез бер, уртак.

Мин үзем, Багражда яшәгәндә, керәшеннәр диалектында зур аерымлыклар барын сизмәдем. Керәшеннәрдә кулланыла торган “айбагыр”, “кенәген”, “бистәр” кебек сүзләрдән кала, әлбәттә... Соңгы 25-30 ел эчендә мин Германиядәге тел ситуациясен күзәтеп торам. 90 нчы еллар башында диалектларның бетү тенденциясе башланган иде. Соңгы 10-15 ел эчендә, киресенчә, диалектлар белән кызыксыну артты. Чөнки диалект ул үзе бер кызык дөнья, мәдәни күренеш. Әлбәттә, аларны сакларга, өйрәнергә, ихтирам итәргә кирәк. Шуңа күрә, бу мәсьәләдә бернинди дошманлык та, каршылык та булырга тиеш түгел. Әдәби телне дә үстерергә, диалектларны да сакларга. Мәсьәләгә кешелекле караш шундый булырга тиеш. Әдәби телне генә калдырсак, үзебезне үзебез фәкыйрьләндерәбез, булып чыга.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: