Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Игелекле туганлык – иң яхшы байлык

18 февраль көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Игелекле туганлык - иң яхшы байлык" дип исемләнгән концерт узды. Аны Яр Чаллының "Родник" Халыклар дуслыгы йорты оештырган. Чаллылылар мондый киңәйтелгән программа белән Казанда беренче тапкыр чыгыш ясадылар.

Быел бу проект Ассамблея һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты белән Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортының уртак иҗат нәтиҗәсе булып тора. Ул 22 апрельдә Казанда узачак III Татарстан халыклары съездына багышланган чараларның берсе булды.

Бүгенге көндә "Родник" базасында 18 җәмгыять эшләп килә, ә барлыгы Чаллы шәһәрендә 80 төрле халык вәкилләре яши. "Игелекле туганлык - иң яхшы байлык" фестивале - "Родник" Халыклар дуслыгы йорты оештырган милли-мәдәни автономияләр өчен төп чараларның берсе. Быел ул инде 25нче тапкыр уздырылды.

Күчмә концертлар белән фестиваль программаларын әзерләү традициясенең үз тарихы бар, ләкин Казанда бу программа әле беренче тапкыр гына тәкъдим ителгән иде. 200дән артык артист зурлыгы буенча Татарстанда икенче шәһәр булып торучы төбәктә яшәгән халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев