"Гөргөриләр" ничек итеп "Хәйдәрләр"гә әйләнгәннәр?
Нәрсә соң ул кушамат? Кая килеп чыккан, кемнәр уйлап чыгарган гадәт ул? Кемнәр уйлап чыгарган дисәң, җавап бик гади - халык.
Кайвакыт халыкның үткенлегенә, зирәклелегенә, акылына шаклар катасың. Ничекәйләр шулай итеп туры китереп куша белгәннәр. Кушамат бит ул оялта торган, яшереп йөри торган нәрсә генә түгел, кемнәрдер бит аны зур горурлык белән дә йөртә. Әлбәттә, арабызда кешенең начар гадәтенә, ялгыш әйтеп салган сүзенә, тормышындагы берәр кызыклы вакыйгасына атап кушылганнары да шактый. Андый вакытта кеше кушаматын бик күрсәтергә яратмый. Ә кемнәрдер тыныч кына кабул итә. Син аңа “Куян Иван дәдәй” дип кушаматын атап эндәшсәң дә, елмаеп кына җавап бирә. Кушаматларны кешенең күңеленә, матурлыгына, яки гамәленә, батырлылыгына, һөнәренә карап та тагалар. Андый очракта инде кеше кушаматын горурлык белән йөртә. Минемчә, кушаматың нинди генә булмасын, аннан оялырга кирәкми. Ул бит безнең халыкның бүтәннәрдән аерылып торган, гасырлар буе сакланып килгән күркәм бер үзенчәлеге...
Игътибарыгызга Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында гомер итүче Александровлар гаиләсенең кушамат тарихын тәкъдим итәм.
“Хәйдәрләр”
- Минем Гөргери бабам бик оста тегүче булган. Сугыштан соңгы елларда, авылда эш булмаганлыктан, тегүче осталар тирә-юнь күрше татар авылларына чыгып эшләргә мәҗбүр булганнар. Билгеле, аларга бер көн генә түгел, атна-ун көн шул авылларда торырга туры килгән. Белмим, ул вакытта дин көчледән булган микән. Әмма башка дин, милләт кешеләрен татар авылларында бик кабул итеп бетермәгәннәр. Бернишләр хәл юк, тегүчеләргә моңа җайлашырга туры килгән. Минем бабам үзенә “Хәйдәр” дип исем алган. Шулай, татар авылларында, “тегүче Хәйдәр” булып танылгач, бер вакыт бабам “Безнең авылга килсәгез, минем өй күпер төбеннән беренче йорт”, - дигән. Көннәрдән бер көнне авылыбызга бабамны эзләп бер татар хатыны килеп төшкән. Бу вакытта әбием мич алдында камыр басып ята икән. Кергән кунак “Апа, тегүче Хәйдәр монда яшиме?” – дип сораган. Әбием аптырап калган. “Юк, сеңлем. Бу керәшен авылы. Монда Хәйдәрләр юк. Бу Гөргериләр йорты”, – дип җавап кайтарган. Татар хатыны да югалып калмаган, өй түрендәге фотосүрәткә күзе төшеп, “Менә бит инде Хәйдәр. Миңа шул үзе кирәк”, – дип, бармагы белән бабайга төртеп күрсәткән. Менә шул көннән башлап инде безне “Гөргериләр” урынына “Хәйдәрләр” дип йөртә башлаганнар. Әтием дә гомер буе “Хәйдәр” булып йөрде, Микулай икәнен белмәделәр дә. Хәзер инде дәдәм Валентин “Хәйдәр” булып йөри.
Казаклар Чаллысы авылыннан Валентина Ефимова сөйләгәннәрне Милена Новикова язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев