Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Филимонов Александр Михайловичның шушы көннәрдә олы юбилее — аңа 70 яшь тулды.

«Тормыш матур бит ул!»

Су буеннан күтәрелеп берничә адым атлагач, капка келәсен күтәрде, бакча эченә үтте һәм чәчәк аллеясы буйлап китте. Күз карашы үзеннән-үзе тирә-яктагы гөлләргә төште. Җиренә җиткереп, бөтен шартын китереп утыртылган чәчәк клумбалары. Гөлләрнең буй үзенчәлекләрен, аларның чәчәк ату вакытын чамалап-исәпләп, төсләр гаммасына туры китереп утыртылганы - үзенә үзе бер матурлык иде бу бакча гүзәллегендә. Әнә чәчәкләрнең патшасы булган — розалар. Төрле төстәге розалар үзләренчә матур, үзләренчә ямьле. Әнә җимеш бакчасы: алма, слива агачлары, чияләр, карлыганнар, һәм... һәм җаның ни тели.

Яшелчә бакчасында ниләр генә үсми - кыяр, помидордан башлап, җылы якта үсә торган карбыз һәм кавынга хәтле - безнең як табигатен үз иткәннәр. Һәм, әлбәттә, безнең икенче икмәгебез - бәрәңге дә үзгә бер кадерле. Кайгыртучан кулларның җылысын тоеп үстерелгәнгәме - чәчәк түтәлләреннән бер дә ким түгелләр.

Гаиләнең уртак тырышлыгы белән бергәләп булдырылган бәрәкәт бу. Шушы гүзәллек дөньясында, үзләренә тагын да бер матурлык өстәп утыручы, гаилә җылысын тотучы, сүндерми-саклаучы - төп рухи гаилә учагы булган өйләре.

Бу бәрәкәтне карагач, күңел әйтеп бетергесез шатлык, горурлык хисләре белән тула. Елның шушы фасылын, табигатьнең бай мул чорын , яшелчәләр, җимешләр өлгергән вакытны үз итә, ярата Александр Михайлович Филимонов. Бакча аның яраткан урыны, тормыш ыгы-зыгысыннан бераз арынып ял иту почмагы да, таяну ноктасы да. Әйе, табигатьнең гүзәл мизгелләрен тойганда, күңелгә бик якын шушы вакытлар! Әллә үзе дә шушы вакытта тугангамы икән? Аның үз күңеле дә табигатьнең нәкъ менә шушы гүзәл, бай матур мизгелләренә аваздаш. Табигатьнең бу матурлыклары аның күңел кичерешләренә дә бик тәңгәл бит…

"Рәхмәт Галина Владимировнага. Бакчадагы бар матурлык—аның тырышлыгы, хезмәте, аның күңел халәте. Ул минем тормышымның иң гүзәл, иң матур, иң кадерле чәчәге. Рәхмәтнең иң-иң зурысы әлбәттә, беренче чиратта аңа — иң кадерле, якын кешемә…» - кебек сүзләрне еш әйтергэ ярата ул.

Куңел, хәтер пәрдәләрен барлап, үткәнгә – бик еракта калган балачакка таба юнәлә …

Тукай районы Мортыш авылында, гади колхозчы семьясында туып-үсә ул. Әтисе Михаил Львович, «Миша дәдәй», авылның иң хөрмәтле кешеләрнең берсе. Бөек Ватан сугышы ветераны. Ә әнисе Софья Петровна, шулай ук, авылның иң тырыш, булган, акыллы, сабыр хатын-кызларының берсе.

Әлегедәй хәтерендә, Иштирәк авылында 8 классны бетергәч, ике дә уйламый Түбән Кама шәһәренә юл тота. Исәбе эшкә урнашу һәм, әлбәттә, шәһәр мәктәбендә 9 сыйныфта укуны дәвам итүе иде. Иде дим, чөнки яшь-энергияле чак, планнар бик күп, һәм алар төрле. Шул ук вакытта алар бик зур һәм омтылышлы - укуга дәрт шулкадәр көчле. Сугыштан соңгы чорларда туган буын вәкиле буларак , бөтен тулылылыгы белән чор үзгәлеген бик яхшы аңлый иде. Авыр еллар, гаилә ишле – биш бала бит алар; ул, әлбәттә, әти-әнисенә авырлык тудырмаячак, үз сукмагын үзе ярачак, үз юлын үзе табачак. Шундый якты хыяллар белән рухланган яшь егет төзелешкә бетончы булып эшкә урнаша. Күңел инде бер авырлык алдында да туктап калмаячак, әмма… 9нчы сыйныфны тәмамлап бетергәч, укуны вакытлыча калдырып торырга туры килә шул. Күңелдәге омтылыш, теләкләр белән мөмкинлекләр тәнгәл килеп бетми. Шул чакларда, аны ерак Себер якларына командировкага җибәрәләр. Шулай итеп эшчеләр тормышы белән тагы да тулырак, тирәнрәк танышырга туры килә аңа. Шунда эшләуче прораб әллә яшь егетнең бик тырыш, булдыклы булуын күрепме, әллә аның эчке теләкләрен сизепме - әйтеп куя: « Укырга кирәк сиңа, брат. Обязательно укы. Син булдырырга охшаган!» Егет боларны үзе дә аңлый аңлавын. Прорабның сүзләре утка коры утын өстәгән кебек була. Үзенең хыялларын ул әле бик тирәнгә яшерми, беренче мөмкинлек туу белән, аларны тормышка ашыру хәселенә керешә.

Янәдән авылга әйләнеп кайткач, яңадан укуда торгызуын үтенеп, Биклән авылы мәктәбе директоры янына керде. Тышта декабрь ае, уку елы күптәннән башланган. «Уку елының икенче чиреге бара бит инде», - директор бер аңа, бер урамга карый. «Иптәш директор, мин бик тырышырмын, бик тә бик тә. Укучыларны куып җитеп, узып та китәм әле мин». Бар булмышы, бөтен барлыгы белән, яшь күңелдән булдырам дип, ургылып торган, көчле энергиягә каршы килү - үзе тарафыннан зур гөнаһ булыр диеп уйладымы директор, әллә ниндидер өстен зур көчләр ярдәм иттеме, әллә егетнең үҗәтлегеме, ни булса да булды – егетне 10 класска укырга кабул иттеләр. Ур-ра-а-а… Тормышның ниндидер күзгә күренми торган киртәләре алып ташланды, аның биографиясендә борылыш чоры иде бу! «Укучылар артыннан куып җитү» идеясе белән омтылган егет тәки сүзендә торды. Үзлегеннән күп китаплар укыды, тырышты, имтиханнарны яхшыга тапшырды. Куып та җитте, узып та китте.

1967 елда аны армия сафларына алалар. Венгриядә танк полкында хезмәт итә ул. Аннары, армиядән кайткач, янәдән Түбән Камага юнәлә һәм янгын сүндерүче булып урнаша. Иваново шәһэрендәге янгын сүндерү хәрбирләштерелгән училищега укырга керә. Аны лейтенант званиесе белән тәмамлый.

Училищены тәмамлагач, Татарстанга юллама бирәләр. Баштагы елларда КАМАЗдагы ТЭЦ янгын сүндерү буенча бүлегенең начальнигы булып эшли. Гомере буе укырга, үз өстендә эшләргә туры килә Александр Михайловичка. Тора-бара, заочно укып, Кама Политехник Институтын да бетереп куя.

И-и-и ул еллар… Тулаем олы бер шәһәргә дә, әле яңа гына оешып-укмашыпмы дигәндәй, борынлап кына килгән КАМАЗ заводларына да шул бер үк янгын сүндерү бүлеге хезмәт күрсәтә иде бит ул чакларда. Шушы янгын сүндерү эше системасын көйләп-җайлап, аның механизмын булдыру кирәклеге алдагы көн кебек ачык иде. Шулай итеп, эшне башлап җибәрделәр — «пожаркалар» төзеделәр. Шул рәвешле ВПЧ—38 оеша, ягъни, хәрбиләштерелгән янгын сүндерү бүлеге барлыкка килә. Баштагы елларда шушы оешмада янгын сүндеру башлыгы ярдәмчесе булып хезмәт итэ. Сиксәненче еллардан янгын сүндерү бүлеге башлыгы булып эшли. Шушы өлкәдә унбиш еллап хезмәт итү дәверендә Татарстан буенча беренче урынга чыгу кебек, олы дәрәжәгә дә ирештеләр. Бу күркәм исемне биш ел рәттән үзләрендә тотып тора алдылар. Шул нисбәттән, күчмә Кызыл байрак күп кенә еллар аларның кызыл почмагын бизәп торды. Оста оештыручы, яхшы җитәкче Александр Михайлович. Моның шулай икәнлеген хезмәттәшләре дә әйтеп тора. Аның тырышлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде һәм бәяләнеп килә. Үзе дә эшләде, кул астындагыларны да эшләтә белде. Шуна курә, ул эшләгән елларда һәм ул эшләгән җирдә һәркайчан тулы тәртип булды. Эшләгән эшләрен дә югары бәяләделәр.

Әле болар чик түгел. Туктаусыз, үз өстендә эшләүче тынгысыз, күңелле җан, күп кырлы шәхес булуыннан тыш, әле ул җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат та. Хәзер дә бу яраткан шөгыленә еш мөрәҗәгать итә. Һәм һәрвакыт формада булырга ярата.

Һәрвакыт, һәрдаим хәрәкәттә ул. Буш вакытларында бакчасында эшләргә, казынырга ярата. Күңеле моңнан ташып тулган минутларда җырларга ярата ул. Татарстаннын халык артисты Виталий Агапов җитәкләгән «Карендәшләр» ансамбленең актив җыручысы да. Шушы ансамбль составында Удмуртия, Башкортстан, Татарстан районнары буйлап концертлар белә йөриләр.

Вакыт табып, кармак алып балык тотарга да йөри әле ул. Су өстенә карап, хозурланып утырып ял итүе дә, өметләнеп яшәве дә - үзенә үзе бер табыш бит.

Дисциплина белән яшәгән кеше буларак, тормыштагы кайбер күренешләрне күреп, күңеле рәнҗеп куя кайчакларда. Юлда аунап яткан икмәкне күрсә дә тыныч кына үтеп китә алмый ул. Бигрәк тә хәзерге яшьләрнең язмышы, киләчәге өчен бик борчыла, хәзерге заманның олы афәтләреннән булган наркомания, эчкечелек кебек тискәре күренешләр тормышыбызның ямен җибәрәләр. Беренче карашка, кемнәрдер өчен, бәлки, зыянсыз, юк кына мәсьәлә булып күренгән тәмәке тарту кебек гадәт тә аның яшәу рәвешенә туры килми.

О-о-о саный китсәң, эшләгән эшләр санынын исәбе-хисабы юктыр да кебек тоела кайчагында. Гомере буена шушы юнәлештә генэ хезмәт куя Александр Михайлович, бүтән җирдә эшләуне күз алдына да китерә алмый ул. Шушы изге эшендә эшләү дәверендә күпме кешеләрне утлы чолганыштан алып чыкканлыгын бер Ходай узе генэ беләдер - аны кем санаган инде. Иң мөһиме - кеше тормышы. Бабайлар тикмәгә генә безне кечкенәдән җайлап, өйрәтеп үстермәгәннәрдер инде. «Ут белән уйнама, шырпыга тимә», - дип үзләренчә өйрәткәннәр. Шулай да, ничек үтемле булганлыгын аңлата алганнар. Узенә күрә профилактика чарасы да булган бит. Ә бит янгынны сүндерүгә караганда, аны булдырмый калу яхшырак та. Шуңа күрә дә, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар да еш үткәреп торалар. Янгын сүндерү хезмәтен үзенә күрә фән белән дә чагыштырып буладыр ул, бигрәк тә завод системасында эшләгәндә. Шуңа күрә, кадрларны туплау һәм барлау, аларны укыту-өйрәтү эшләре дә нәтиҗәле итеп алып барыла. Кыскасы, бу эш бик киң кырлы һәм төрле процедураларны үз эченә ала.

Подполковник Филимонов Александр Михайловичнын хәзерге яшьләргә әйтер сүзе дә бар: «Кешеләрне яратырга кирәк. Дус, тату булырга. Тормыш матур бит ул. Яшәве - үзе бер бәхет. Бөтен нәрсә кешенең үзеннән тора.» Гомере буена хәрби эшне үз иткән кеше буларак, дисциплина, төгәллек, пөхтәлек, тәртип ярата ул. Шуңадыр, бу сыйфатлар анын күңеленә дә күчкән, аның тормыш атрибутлары булып киткәннәр. Сөйләшкәндә дә кирәген генә, уйлап кына сөйләшер. Гомумән аз сөйләп, күп эшли торган кеше ул.

Эше гомере буена КАМАЗ заводлары белән бәйле булды аның, шушы өлкәдә 50 елга якын хезмәт итте. Менә 15 ел инде тимерчелек заводында эшли.

Тормыш иптәше Галина Владимировна белән 50 елга якын гомер кичерәләр алар. Ул да шушы тимерчелек заводы белән янәшә урнашкан сәүдә-финанс компаниясендә техника куркынычсызлыгы буенча белгеч булып эшләде. Бергәләшеп ике улларын үстерделәр. Хәзер исә оныклар багалар. Хатыны— Галина Владимировнага бик рәхмәтле ул. Чып-чын мәгьнәсендә әни сүзенә, хатын-кыз сүзенә лаек булган, алай гына да түгел, хатын- кыз исеменең олы мәгьнәсен аңлатучы, бу күркәм исемнең үрнәге-өлгесе дип аталырга хокуклы булган гүзәл зат ул.

Менә ул тагы узенең бакчасында. Тирә-юньгә күз салды. Нинди хозурлык! Шушы матурлыкны алар гаиләләре белән бергәләшеп тудырдылар, үз куллары белән ясадылар. Александр Михайловичны мин тагы үз тормышының режиссёры дип тә әйтә алам. Һәм, әлбәттә, аңа шушы авыр һәм мәшәкатьле эшендә тагы да зур уңышлар, бәхет, аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек телисе килә.


 

РS: Татарстан Республикасы Гадәттән тыш Эшләр Министрлыгының подполковнигы Филимонов Александр Михайловичның шушы көннәрдә олы юбилее — аңа 70 яшь тула. Ул шәһәребезнең хөрмәтле кешесе. Шәһәребездә крәшен җәмгыятен төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе ул.

 

Фәйрүзә Хәйдарова (Яр Чаллы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев