Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Ел фасыллары һәм йолалар: май

Май аена халык сынамышлары

Искечә 23 нче апрельдә (5 нче майда) иртә белән чык, күп төшсә, карабодай уңар.

Искечә 6 нчы майда чык булса, кыярга туклык.

9 ычы майда бака кычкырса, солы тишелә башлый. Тугызында җил булса, бөтен җәй җилле булыр.

10 нчы май көнне яңгыр булса, бөтен җәй яңгырлы булыр.

11 нче майда юеш булса, бөтен җәй юеш булыр.

13 нче майда озынборын чыга.

19 нчы майда кыяр утырт. 

Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр.

Майның яңгырлы булуы игенчегә файда, җимещкә зыян.

Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.

Кояш бату белән, караңгылык төшсә, яңгыр булыр.

Яңгыр буласы, көн бозыласы булса, казлар-үрдәкләр су өстендә җәяү йөгерер.

Микулы (искечә 9 нчы май һәм 6 нчы декабрь) җитми, җәй булмый, Микулы җитми, кыш булмый.

Май климаты табигатьнең чын мәгънәсендә яшәрүе, чәчәк атуы өчен бөтен уңай шартларны тудыра. Карлар инде тәмам эреп беткән, көннәр кояшлы, җылы, якты. Хәзер төннәрен дә һава артык суынмый. Дөрес, май аенда салкыннар да булып алгалый. «Майда туның калдырма, кышын үзең белерсең», - диләр ич. Аерым елларда хәтта кар яву очраклары да күзәтелгәне бар. Тик бу - кыска вакытлы күренеш. Яшен яшенләп, күк күкрәп җылы яңгырлар явып узганнан соң, кояшның шифалы нурлары астында чирәмнәр, үләннәр, уҗым һәм сабан ашлыклары бердән күтәрелеп китә. Җир өстенә яшел келәм ябып куйгандай була, ә төрле төсләрдәге хисапсыз-сансыз чәчәкләр гүя шул келәмдәге нәкыш-бизәкләр булып балкый. Майның «яшел яз» дигән сыйфатламасын раслап, урманнарда, әрәмәлекләрдә, бакча һәм паркларда бер-бер артлы агачлар, куаклар яфрак яра башлый. Ә шомырт һәм сиреньнәр инде чәчәк атып та өлгерә. Озак та үтми, җимеш бакчалары да шау чәчәккә күмелә. Әмма язгы табигатъ хозурлыгы өчен болар гына җитмәсен сизгән шикелле, май башында җылы яклардан назлы кунаклар - кәккүкләр, карлыгачлар, сандугачлар кайтып китә. Сынамышларда әйтелгәнчә, майның яме күке белән. Күке текелдәмичә, май хәтта җылынмый да икән. Ә сандугачның теле каен яфрагыннан чык суы эчкәч кенә ачыла икән...

Халык календаренда май яз белән җәйне кавыштыра торган ай буларак та искә алына. Май ахыры - ул инде чынлыкта җәй башы да. «Микулы җитми, җәй булмый» дигән сынамышны хәтерегезгә төшерегез. Микулы яңа стиль буенча 22 нче майга туры килә.

Чәчү өстендә вакытның һәр сәгате алтындай кыйммәт. «Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың», - ди халык. Май сынамышларында без, барыннан да элек, алдагы уңыш язмышы турында зур кайгыртучанлык иске стильдә бирелә):

Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр.

Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.

Майның яңгырлы булуы игенгә һәм печәнгә файда, җимешкә зыян.

Алтынчы майда чык булса, кыярга туклык.

Тугызынчы майда бака кычкыра башлый, солы тишелә башлый .

Тугызынчы майда бәрәңге утырт.

Тугызынчы майда җил булса, бөтен җәй җил булыр.

Унберенче майда юеш булса, бөтен җәй юеш булыр.

Унтугызынчы майда кыяр утырт.

Майның егерме берендә яңгыр булса, көз яңгырлы булыр.

Егерме тугызынчы майда арыш баш җибәрә.

Александр Филиппов

фото: http://budtezdorovjem.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев