Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Чили җыелмасы Конфедерацияләр кубогының финалына чыкты

Чили футбол җыелмасы Конфедерацияләр кубогының ярымфинал матчында пенальти сериясендә Португалия командасыннан өстен чыкты - 3:0.

"Казан Арена"да узган матчның төп һәм өстәмә билгеләнгән 30 минутында да исәп ачылмады - 0:0. Пенальти сериясендә Чили футболчылары Артуро Видаль, Чарлес Арангис һәм Алексис Санчес бер-бер артлы гол кертә алды. Ә менә Португалия футболчылары Рикарду Куарежма, Жоау Моутинью һәм Нани типкән тупларны Чили капкачысы Клаудио Браво капкага үткәрмәде. Клаудио Бравоның матчта иң яхшы уенчы булып танылуы берәүдә дә сорау тудырмады.

Шулай итеп, Чили җыелмасы турнирның беренче финалчысы булып танылды. Икенче финалчы бүген Сочида - Мексика һәм Германия командалары очрашуыннан соң ачыклана.

Финал һәм бронза медаль өчен уен 2 июньдә уза.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев